erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын өч кеше эчеп эләккән

Суд карары

Җәмәгать суды тагын өч кешенең эшен карады һәм өчесенә дә утызар мең сум штраф салды.

Әмма суд чыгарган карар моның белән генә чикләнми. Алар әле ел ярымга машиналары белән идарә итү хокукыннан да колак кагалар. Ә капка төбендә торып та машинаңа утыра алмау бүгенге көндә бер дә кызык түгел. Өстәвенә әле ул эшкә йөрү чарасы да булса. Бу җәзалар һаман да шул эчкән килеш руль артына утыру нәтиҗәсендә.  

13 гыйнварда кичке тугызлар тирәсендә була бу хәл. Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Кәче авылының Үзәк урамында, 201 йорт янында “Шевроле Кобальт” машинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе Илназ Газинур улы Насыйров транспорт чарасы белән идарә итәргә алкогольле эчемлек кулланган хәлдә утырган була.

22 гыйнвар көнне төнге уникенче яртылар тирәсендә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тагын шул ук Кәче авылының бу юлы Авангард урамында, 62нче йорт янында “Лада-111930” машинасын туктаталар. Йөртүчесе Нәфис Әнәс улы Хәсәнов шулай ук руль артында алкогольле эчемлек кулланган хәлдә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

23 гыйнвар көнне төнге бер туларга унбиш минутта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Арча станциясендәге Күпер урамында, 15нче йорт янында “Лада Гранта” машинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе Илдар Марс улы Янсубаев руль артына алкогольле эчемлек кулланган хәлдә утырган була.

Машина йөртүчеләрнең никадәр дәрәҗәдә алкоголь кулланганын махсус “Юпитер” приборы ярдәмендә ачыклыйлар. Нәтиҗәдә өч йөртүчегә карата да Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ материал төзелә. 1 февральдә үткән җәмәгать суды Илназ Насыйров, Нәфис Хәсәнов,  Илдар Янсубаевны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ хокук бозуда гаепле дип таба, административ җаваплылыкка тарта. Хәзер аларга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Өстәвенә әле ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителәләр.

Мәгълүмат Арча муниципаль районы башкарма комитетының юл иминлеге комиссиясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X