erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар телен саклау мәсьәләсе буенча әңгәмә узды

24 сентябрь көнне Арча үзәк китапханәсе бинасында матур чара узды.

2021 ел республикада Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан районыбызда да әледә-әле төрле чаралар булып тора. Шундый чараларның берсе үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде. Биредә туган тел белән бәйле сораулар каралды, аны саклап калу мәсьәләсе күтәрелде. 

Татар теленең үстерелешенә бәйле сораулар буенча фикер алышырга мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. "Арча хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгәзизов, Арча укучылар сарае өстәмә белем бирү оешмасы укытучысы Рамил Мөхетдинов, "Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев, район методик берләшмә җитәкчесе Миләүшә Әүһәдиева актуаль сорауларга җавап эзләп, үзара әңгәмә кордылар. Җитди, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу булды ул. Очрашуга килгән һәркем үзенә ниндидер яңалык алып, күңеленнән генә нәтиҗә ясап утырды. Бигрәк тә Педагогика көллиятеннән килгән студентлар өчен файдалы булды бу әңгәмә. 

Ни өчен быелгы ел Туган тел елы дип игълан ителде? Ни өчен нәкъ менә быел әлеге өлкәдә зур эшләр эшләнә башлады? Районда милли телебезне үстерүдә нинди эшләр башкарыла? Туган телне саклап калуга бераз булса да мөнәсәбәт үзгәрдеме? Балаларның татарча сөйләшмәвендә кемне гаепләргә? Татар теленең киләче бармы? Әнә шул һәм тагын күп кенә сораулар буенча җанлы аралашу булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәрбияви чара татарларның гимнына әйләнгән "Туган тел" белән тәмамланды. 

Тулырак газетабызның киләсе җомга саныннан укый алачаксыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре татар теле Туган тел

2
X