erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан пенсионерларын финанс белеме алу өчен онлайн-курсларга чакыралар

Курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин.

Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак.

Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк.

Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплеслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә — өйдәге җайланма аша да кушылырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль», — ди Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Узган ел Татарстанда әлеге проектта 5,5 мең кеше катнашкан.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/02-02-2021/tatarstan-pensionerlaryn-finans-beleme-alu-chen-onlayn-kurslarga-chakyralar-5803288

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X