erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны артуы дәвам итә
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны артуы дәвам итә

Сак булыйк!

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда инде дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта. Бүген 169 пациент (кичә 161 очрак теркәлгән иде) әлеге инфекцияне эләктергән.

32 пациент (моннан бер көн элек – 42) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 199 120 очрагы ачыкланган, 195 290 кеше (шуларның 99ы – узган тәүлектә) терелгән. Моннан бер көн элек 103 кешенең савыгуы турында билгеле булган иде.

Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

Россиядә соңгы тәүлектә 13 559 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 840 пациент хастаханәгә озатылган, 8936 кеше терелгән. Рәсми статистика буенча, 43 кеше инфекция корбаны булган

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koronavirus-ioktyrucylar-artuyn-davam-ita-5867882


Арча хәбәрләре

Нет комментариев