erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанга аккошлар кайтты

Татарстанга кышлаудан соң беренче аккошлар кайтты. Кошлар Спас һәм Түбән Кама районнарында күренгән. Бу хакта Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре «Спас» табигать тыюлыгы территориясендә, Шәрбән авылыннан ерак түгел Идел ерганагында, шулай ук Түбән Кама районындагы Чулман ерганагында аккошларга тап булган.

Кошлар гадәттәгедән иртәрәк әйләнеп кайткан. Белгечләр моны Татарстанда аномаль җылы һава торышы белән бәйли. Борчылырлык сәбәп юк, сулык боздан буш, һәм кош-корт ашау өчен кирәкле азык таба алачак, диделәр дәүләт комитетында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X