erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теләк кенә кирәк

Хәйриячелек, кешегә ярдәм күрсәтү Русланның иң яраткан шөгыле.

Район Советы утырышында район башлыгы Илшат Нуриев Руслан Әһлиевка истәлек медале, шуңа Россия Президенты Вадимир Путинның Мактау грамотасын тапшырды.

Руслан Әһлиев 2014 елдан бирле Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәтендә безнең районнан вәкил булып тора. Бу медальгә Руслан Татарстан Республикасының “#Мывместе” үзара ярдәм күрсәтү Бөтенроссия акциясен оештыруга үзеннән өлеш керткән өчен лаек булды.

Русланны риэлтор буларак күптәннән беләм. Редакциягә килеп песи балаларын яхшы кулларга бирәм, дип акча түләп белдерү калдыра иде ул. Берсендә: “Сезнең песиләр күпме әллә?” – дип сорадым.

– Юк, минем бер мәчем дә юк. Подъезд ишек төпләрендә тилмереп торган песи балаларына хуҗалар табам мин, – дип аптырашта калдырган иде. 

Руслан хәзер дә бу эшен дәвам итә. Машинасы багажнигында өч савытта песиләр, песнәкләр, этләр өчен азык йөртә ул. Урамда берәрсен күрсә, туктап ашарына биреп китә.

Бервакыт аның белән Кыш бабай, Кар кызын алып, социаль яктан имин булмаган, авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр дә өләшеп йөрдек. Хәйриячелек, кешегә ярдәм күрсәтү Русланның иң яраткан шөгыле.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Район авылларына автобуслар йөрми иде. Бу хакта безнең район кешесеннән шикаять килде. Шуның нигезендә Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәте бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Автобуслар йөри башлады. Бездә генә түгел, башка районнарда да. Моңа үз өлешем кергәнгә сөенәм, – ди ул.

Руслан үзенең гамәлләре белән гел аптырашта калдыра. Берзаман бер төркем футбол сөючеләр белән хәйрия футболын уйлап чыгардылар. Күрше районнардан да командалар чакырып, ярыш оештырдылар. Хәйрия акчаларына алынган әйберләр мохтаҗларга таратылды. Март аенда коронавирусның чәчәк аткан чорында, дип әйтик, волонтерлар штабына керә Руслан. Казанда өйләргә йөреп, өйдән чыкмый яткан өлкәннәргә азык-төлек тарата.

– Кайнар линия эшли башлады. Әбиләр шалтырата. Кирәкле азык-төлек исемлеген әйтә. Без кибеттән алып илтеп бирәбез һәм алар чек буенча акчасын кайтара. Үз машинам белән шәһәр читләренә кадәр барып, дарулар да алып кайтып бирә идем. Бу эш #Мывместе” акциясе кысаларында башкарылды, – диде Руслан Әһлиев.

Май аенда ул район башлыгы Илшат Нуриев белән  сөйләшеп, команда туплап (халык фронты координаторы Ленар Гайнуллин, хәйрия фондыннан Лилия Мөхәммәтҗанова), “Игелек кәрҗине” дигән проект башлап җибәрә.

– Әлеге кәрҗиннәр кибетләрдә урнаштырылды. Кешеләр шунда азык-төлек салалар, без шуларны халыкны социаль яклау бүлеге аша мохтаҗларга таратабыз. Май аеннан алып 50гә якын кешегә тапшырдык инде. Бу эш даими рәвештә алып барылачак. Иганәчеләр дә барлыкка килде. “Филадельфия” кафесы, шәхси эшмәкәрләр Алмаз Шәфигуллин, Руслан Исхаков һәрвакыт булышып торалар, – диде “#Мывместе” хәйрия фонды координаторы Руслан Әһлиев. – Теләге булган һәр кеше безнең командага керә, изгелек эшли, акча бирә, үзеннән арткан киемнәрне, уенчыкларны, туклану ризыкларын китерә ала. Теләк кенә кирәк, урнаштырырга урын бар. Шалтыратыгыз, минем телефон номеры: 89625562525.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X