erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәгәрмәчләрне алыштырдыгызмы?

Бәйрәм көннәрендә юл һәлакәте турындагы хәбәрләр күп булды. Чөнки яңгыр яуды, суытты. Юлларда бозлавык барлыкка килде.

Кичке якта Яңа Кенәр ягына кайтып баручы кызым шалтыратты: “Бик каты бозлавык. Бер сәгать кайтабыз инде. Ярты юлны гына үттек әле”, – диде ул. Аннан “Арча–Яңа Кенәр юлы бозлавык, машина шуып кына бара. Бер машина юл кырыена да төшеп киткән”, - дигән хәбәр дә килеп иреште.

4 ноябрьдә кичке якта һава торышы кискен үзгәрде. Кискен, дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки көзнең соңгы аена кердек, кар явасы, бозлавык буласы яңалык түгел. Менә шул көнне дә башта яңгыр, аннан карлы яңгыр яуды, артыннан ук суытып җибәрде. Нәтиҗәдә, юлларда бозлавык хасил булды. Ул көнне бер сәгать эчендә Арча районында дүрт юл һәлакәте теркәлгән. Арча–Яңа Кенәр юлында – ике, Арча–Теләче юлында бер машина юл кырыена төшеп киткән. Иске Чүрилене чыгып Арчага барганда җәяүлене бәрдергәннәр (бәхеткә, җәяүлегә зыян килмәгән).

– 1 ноябрьдән 8 ноя-брьгә кадәр Арчада 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның икесендә дә икешәр кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Арча–Теләче юлында “УАЗ” машинасы юл кырыена төшеп китә. Ике кеше зыян күрде. Яңа Ашытта “ВАЗ-21074” машинасы трактор арбасына килеп бәрелә. Анда да ике кеше тән җәрәхәтләре алып, авыр хәлдә хастаханәдә, – диделәр безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә. – Калган юл-транспорт һәлакәтләре транспортка гына зыян килү белән тәмамланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юлларда игътибарлы һәм сак булсыннар иде. Тизлекне арттырмасыннар. Юлда караңгы, бернәрсә күренми, игътибарны югалтмасыннар. Җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырсыннар. Җәяүлеләр дә кичке якта юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементны тагарга онытмасыннар иде, – диде ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

Атна ахырына һава торышының бозылуы турында әйтәләр, кар, хәтта буран вәгъдә итәләр. Кемнәр тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга өлгермәгән, ашыгырга кирәк. Үзегезнең үк иминлегегез өчен. Сак булыгыз. Онытмагыз, өйдә сезне якыннарыгыз, балаларыгыз түземсезлек белән көтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X