erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тормыш йөген бик иртә тарта башлый ул...

Район башлыгы Илшат Нуриев районның абруйлы кешесе, заманында җаваплы урыннарда эшләгән Зәкиев Ислам Әхмәди улын 85 яшьлек юбилее белән котлады.

– Сезгә район үсешенә керткән хезмәтегез өчен зур рәхмәт! – диде ул. – Сез район башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә районга беренче тапкыр газ килгән, күп төзелешләр алып барылган. Башка өлкәләрдәге хезмәтләрегез дә ихтирамга лаек.

Ислам Зәкиев – сугыш чоры баласы. Тормыш йөген бик иртә тарта башлый ул. Әтиләре сугыш кырында ятып кала, дүрт бала ятим үсә.

– Әтиләре кайтканнарга җи-ңелрәк булды. Бригадир иң авыр эшләрне миңа куша иде, чөнки мине якларга әти юк, – дип искә ала ул. Урамнарындагы унике малай елга буеннан кузгалак, какы, кычыткан җыя. Иртәнге, көндезге, кичке ашка – менә шулар.

Кыенлыкларга карамастан, малай яхшы укый. Авыл кешесенең авыр хезмәтен җиңеләйтү өчен тырышырга сүз биреп, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1960 елда югары белем алып Балтач РТСына эшкә кайта. Башта инженер-контролер, мастерской мөдире була. Районнарны берләштергәч Арчада авыл хуҗалыгы идарәсенә кадр-лар буенча өлкән белгеч итеп алалар. Аннан “Сельхозтехника” берләшмәсе идарәчесенең урынбасары итеп билгелиләр. Баш инженер да була, шуннан Әтнәгә идарәче итеп җибәрәләр. Анда хәлләр мөшкел була. Шартлар юк, машиналар иске, кайберләре бөтенләй тәгәрмәчсез, калганнары берәр тәгәрмәчле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа җитәкче матди-техник базаны ныгыту өчен күп көч куя, бердәм коллектив туплап остаханә, гараж төзиләр. Фатирлар, балалар бакчасы салына.

1972 елның мартыннан ул Арча “Сельхозтехника”сы берләшмәсе идарәчесе. 1976 елның июненнән КПСС райкомы секретаре, 1977 елдан 1983 елга кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе. Ул елларда районда күп төзелешләр алып барыла. Яңа почта, педучилище биналары сафка баса, үзәк хастаханәнең агач биналары бетерелеп, бүлекләр яңа бинага күчә. Арчага беренче тапкыр газ килә.

Кайда гына эшләсә дә, гадел, намуслы җитәкче булып кала. “Мин беркайдан бер нәрсә алмадым, үзем дә берәүгә дә бирмәдем”, – ди ул. Белгәнебезчә, андый кешеләргә җиңел түгел. Аның каравы, халык алдында абруе югары. Элекке район җитәкчеләренең районда яшәп калганнары күп түгел. Шуларның берсе – Ислам Әхмәдиевич. Хатыны Факия апа белән парлашып урамнарда рәхәтләнеп йөри алар. Факия апа үзе бер кояш кебек. Аның теш табибы булып эшләгән елларны әле дә: “Факия апаны күрүгә авырулар онытыла иде”, – дип сагынып сөйлиләр.

Шулай матур итеп, гөрләшеп озак еллар яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X