Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында закон проекты әзерлиләр

    Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

    Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында закон проекты әзерлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы Думаның мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцевка сылтама белән хәбәр итә.

    Имтиханны IX сыйныфтан соң урта махсус уку йортларына керергә ниятләгән мәктәп укучылары өчен генә калдырырга тәкъдим итәләр. Алга таба ул бөтенләй гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

    Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгаруны күздә тоткан закон проекты быелның март-апрель айларында парламентның түбән палатасы каравына тапшырылачак, дип хәбәр итте Максим Зайцев. Депутат фикеренчә, Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары реаль белемнәрне түгел, ә әзерлек нәтиҗәсендә алынган күнекмәләрне бәяли. Аны Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец та хуплады.

    Реклама

    «Әлеге имтиханнарга әзерләнү һәм фән буенча тирән системалы белемнәр – болар икесе ике әйбер», - диде Ирина Волынец.

    Максим Зайцев сүзләренчә, үз тәҗрибәңә һәм чит ил практикасына таянып имтиханга альтернатива булдырырга кирәк.

    Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару ихтыяҗын күрмиләр һәм аны гамәлдән чыгарган очракта күрсәткечләр түбәнәергә мөмкин дип фаразлыйлар.  https://tatar-inform.tatar/news/science/14-01-2021/d-l-t-dumasynda-t-p-d-l-t-imtihanyn-gam-ld-n-chygaryrga-t-k-dim-ittel-r-5798918

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: