erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Транспорт картасының гамәлдә булуын туктатып торачаклар

Җәмәгать транспортына QR-кодсыз кертмәячәкләр. Бу чикләү 10 көннән соң планлаштырыла. Куар-кодың юк икән, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә транспорт картасының гамәлдә булуын туктатып торачаклар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа чикләүләр кертеләчәген әйтте.

Тагын 10 көннән. Республикада Ковид-19 белән бәйле гаять киеренке хәл яңа чикләүләр кертергә мәҗбүр итә. “Катгый чикләүләр санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы дәвам итәчәк”, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов 9 ноябрьдән беренче прививканы алмаган хезмәткәрләрне эштән азат итү турындагы баш санитар табиб карарын да искә төшерде. Бу соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авырган һәм сәламәтлеге буенча вакцина кадатырга ярамаганлыгы турында медицина белешмәсе булганнарга кагылмый. “Предприятие һәм оешма җитәкчеләре әлеге карарны һичшиксез үтәргә тиешләр”, – диде Президент һәм 60 яшьтән өлкәннәрнең вакцина ясату темпы җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте. “Коронавирустан үлүчеләрнең 85 проценты өлкән кешеләр. Бу бик зур сан, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Аларга әле яшисе дә яшисе. Кемдер вакцина ясатмаган, кемдер прививканы соң ясаткан, антитәнчекләр барлыкка килергә өлгермәгән. Бу статистика. Мине тәнкыйтьләргә мөмкиннәр, әмма без тиешле чараны күрәчәкбез. Безнең башка юл юк”. Һәм Президент республикада ковидка каршы чараларның катыланачагын әйтте.

“Минем адреска җәмәгать транспортында битлек режимын бозулары турында бик күп кеше мөрәҗәгать итә, – дип сөйләде Президент. – Транспортта пассажирлар күп йөри. Битлек режимын бозучылар башкаларга куркыныч тудыра. 18 яшьтән зурраклар җәмәгать транспортында бары тик куар-код һәм вакцина ясатырга ярамаганлык турындагы медицина белешмәсе белән генә йөри алачак”. Президент вакцина ясатырга ярамаганлык турындагы белешмәне җәмәгать транспортына тикшереп кертү өчен электрон вариантын эшләргә кушты.

Студентлар арасында да вакцина ясату сүлпән бара. Президент һөнәри мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, 18 яшьтән зуррак студентларны көндезге бүлеккә укырга бары тик куар-код яки вакцина ясарга ярамаганлык турындагы медицина белешмәсен тикшереп кертергә тәкъдим итте. Шулай ук Президент профессор-укытучылар сос-тавына һәм барлык уку йортлары хезмәткәрләренә мәҗбүри вакцина ясату турында да әйтте. “Гомер – ул иң кыйммәт нәрсә, – диде. – Бер гомерне саклап калу гына да – зур казаныш. Бер кешене югалту ул инде безнең өчен зур фаҗига. Үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртырга, туганнарың, якыннарың, хезмәттәшләрең турында уйларга кирәк”.

Соңыннан район үзәк хаста-ханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйковадан коронавирус белән бәйле хәлне сораштык.

– Әлегә районда тотрыклылык күзәтелә, – дип сөйләде Чулпан Равилевна. – Инфекция бүлегендә 60лап урын. Шулар тулы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бер елга исәпләнгән куар-код ярты елга гына калдырылган икән, дигән сүзләр йөри.

 – Куар-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрмәде, ул бер ел дәвамында гамәлдә булачак.

– Вакцина ясаталармы?

 – Ясаталар. Хезмәт урыннарына да барып ясауны оештырабыз. Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә поликлиникада прививканы ясатырга була.

Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәев белән пассажирлар автобусларына куар-кодны тикшереп кертү, транспорт картасын файдаланудан туктатып тору хакында сөйләштек.

– Автобусларга пассажирларны куар-кодка тикшереп кертү ул безнең өчен артык мәшәкать булачак, – диде Рүзәл Баязитович. – Кондукторларыбыз да икәү генә калды. Коронавирустан куркалар. Без бит алгы сызыкта”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X