erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тугыз үрдәкне быел яз күлгә җибәргән идек...

Үзебезнең аккошлар

Шушы көннәрдә узган ел тавык чыгарып үстергән кыр үрдәкләренең хәлләрен белдем.

Тугыз үрдәкне быел яз күлгә җибәргән идек. Айзат чакырып дәшкәч аларның өчесе килеп җитте. “Кайбер көннәрне аларның тугызы да була, – диде ул. – Яр буена чыгып ашыйлар да”.

Ана үрдәкләрнең үз бәбкәләре бардыр инде, алар шулар янындадыр. Җылы якларга китәргә теләрләрме – анысы көз билгеле булыр.

Кыр үрдәкләре балаларын кайларда гына чыгармый. “Безнең бакчада күптәннән өелеп торган такталар бар, – ди Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров. – Көн саен шулар яныннан үтеп йөрибез. Беркөн хатын такталар арасыннан бер үрдәк чыгып очканын күргән. Карасак – оя тулы үрдәк бәбкәләре!”

Минем кыр үрдәкләре оясын агачта да (ике-өч метр биеклектә), зиратта кабер ташы артында да очратканым бар. Рәис Шәкүров умарталыкта умарта оясы астында да чыгаралар, ди.

Биеклек тә куркытмый үрдәкләрне. Бәбкәләре ничек чәлпәрәмә килми, дисезме? Табигать монысын да кайгырткан, йомыркадан чыккач та аларның авырлыгы бөтенләй диярлек булмый икән. Мамыкны күз алдына китерегез, биеклектән ташлап карасагыз да була. Үрдәк бәбкәләре җиргә әнә шул мамык кебек төшә. Бер тәүлектән мондый могҗиза бетә, шуңа күрә әнкәләре җиргә чакырып төшерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел сыерчыклар балаларын артык маҗарасыз гына үстереп алып киттеләр. Узган ел бер ояда сыерчыклар белән керәшәләр арасында “фатир өчен” низаг чыгып, сыерчык балаларын башка ояларга таратырга туры килгән иде. Әлеге ояны да, башка андый хәлләр булмасын дип, бүтән урынга алып куйган идем. Аның урынына тактадан ясалган оя урнаштырдым. Сыерчыклар аны да үз итеп бала чыгардылар. Тик тора-бара ата сыерчык юкка чыкты, әниләренә берүзенә тырышырга туры килде. Бирешмәде, башкалар белән бергә алып китте балаларын. Алар артыннан ук керәшәләр кайтып тагын шул урындагы ояга ояладылар. Хәзер бала үстерәләр инде. Җылы яратучы бу кошлар августта ук җылы якларга китеп бара.

Соңгы елларда район сулыкларында аккошлар күбәюгә игътибар иткәнсездер. Хәзер инде алар бездә  бала чыгарып үстерә дә башладылар. Ә болай күпләп бала чыгарган вакытта нишләп тик йөри алар? Җавабы бик гади – узган елгы балалар  быел гаилә  кора гына әле, парлашып җылы якларга  китәчәк, язын кайтып бала чыгарачак.

Аккошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, аларны аулау тыела. Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев Курса авылларының исемнәре аккошларга бәйле, дип яза. Элекке заманнарда аккошны  ку дип йөрткәннәр, алар безнең якларда күпләп яшәгән, су булган җирдә аккошлар булу гаҗәп түгел. Байкал авылы янында да зур күл булган, анда аккошлар йөзгән, дип сөйлиләр бит. Ярар, ку-аккош булды. Ә “ор” сүзе – калкулык. Кесмәс елгасы буендагы тау битен бабайлар Ку орысы дип йөрткәннәр. Тора-бара авыл исемнәре Югары Ку орысы, Урта  Ку орысы, Түбән Ку орысы, Ку орысы башы, Ку орысы почмагына әверелгән. Хәзер инде без ул авылларны Югары Курса, Урта Курса, Түбән Курса, Курсабаш, Курса-Почмак дип беләбез...

Ничек булса да булган, быел яз Югары Курса белән Урта Курса авыллары арасыннан агучы Кесмәс елгасында йөзүче аккошларны күргәч: “Бәлки Мөхәммәт абый чыннан да  хаклыдыр”, – дип уйлап куйдым. Димәк, әлеге аккошлар безнең өчен чит түгел, аларны ата-бабалары җире үзенә тарткан...

Безгә кадәр дә бит бу җиргә кемнәр генә килеп китмәгән. Гигант мамонтлар да йөргән безнең урман-кырларда. Моңа ышануы да кыен. Әмма ара-тирә өч килолы гади, бер-ике метрлы казык тешләре табылгалап тора. Кабан дуңгызларын, кондызларны шул заманнардан бирле яши бирәләр, дип әйтәләр. Кондызлар кайчандыр безнең елга-күлләрдә күп булган. Адәм дигән җан иясе барлыкка килгәч кенә сыеша алмыйча башка җан ияләрен каһәрли башлаган. Мехы шәп дип кырып бетергәннәр кондызларны. Хәзер менә берәүгә дә кирәкми башлагач яңадан үрчеделәр, кайда су – шунда кондыз бүген. Яши бирсеннәр, буалар буып сулыкларны арттыралар, ә кайда су – шунда тормыш кайный.

Табигатькә тыкшынулар әлләни файда бирми, еш кына каш ясыйм дип, күз чыгару кебек була. “Без бу дөньяда бер бөҗәк кебек кенә”, – дип әйтергә ярата иде безнең әти. Тормыш моның шулай икәнлеген гел раслап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X