erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тулы бер команда команда хезмәт җимеше бу

​​​​​​​“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Бу китапта төрле елларда театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән Арча районыннан чыккан артистлар, драматурглар, режиссерлар турында мәгълүматлар тупланган. Биредәге язмалар музейда саклана торган документларга, туганнарының, хезмәттәшләренең истәлекләренә нигезләнеп эшләнгән. Китапны төзүчеләр Шәфигулла Гарипов һәм Рамил Мөхетдинов.

– Тормышта без төрле рольләр башкарабыз. Мин укытучы булдым. 5 курста укыганда Утар Аты мәктәбенә эшкә кайттым. Шунда бөтен укытучыларның театр җанлы кешеләр булуын аңладым. Коллектив белән төрледән-төрле спектакльләр куйдык, – диде Шәфигулла Гарипов. – Аннан Шушмабаш мәктәбенә киттем. Анда да укытучылар белән шушы эшне дәвам иттек. Студент елларында ук театр белән кызыксына идем мин. Музейга эшкә килгәч, театрның нигезе шунда икәнен аңладым.

Әлмәт театрында узган Раушания Фәйзуллинаның юбилей кичәсеннән ул хисләнеп кайта. Анда якташ артистлар, драматурглар, режиссерлар белән таныша. Барысын да барлап чыгып, бер китапка тупларга була. Элеккеге артистларның иҗатлары белән дә таныша. Ул вакыттагы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән киңәшләшә, аның ризалыгын ала. Шул елларда Нәгыймә Таҗдарова иҗатына багышлап районкүләм бәйге дә үткәрелә. 2019 ел театр елы дип игълан ителә. Идеяны тормышка ашырырга сәбәпләр туып кына тора. Һәм 2020 ел ахырында китап дөнья күрә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Искиткеч кыйммәтле китап бу. Безнең төбәкнең байлыгы. Биографияләренә карасаң, районның һәр авылыннан кемдер чыккан, – диде “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев һәм сүзнең театр турында баруын күздә тотып баянда “Галиябану” көен башкарды.

 – Бер кеше генә тырышлыгы белән китап мондый бай була алмас иде. Тулы бер команда команда хезмәт җимеше бу. Фотолар музей фондыннан, Ленар Гөбәйдуллинныкы, китапка 236 фото гына кергән, компьютерда җыючылар Зәбирә Габтелхакова, Ләйсән Нурмәхәмәтова. Райондагы халык театрлары турында да мәгълүмат туплап китапка кертергә булдык, – диде Рамил Мөхетдинов.

Кичәдә Кышкарның “Нур”, Сикертәннең “Сердәш”, Түбән Атының “Балкыш” халык театрлары спектакльләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Соңыннан “Җидегән чишмә” Арча халык театры Г.Камалның “Беренче театр”ын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X