erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул тормышны ярата иде

“Баланың беренче кычкыруы шулкадәр дулкынландыра, хәтта күздән яшьләр чыга. Чөнки акушер-гинеколог һәр анага иң якын кешесе кебек карый, аның уй-хисләрен йөрәге аша үткәрә.

Әлеге сүзләр авторы, кырык елдан артык табиб булып эшләп, 65 яшькә кадәр гомерен шул хезмәткә багышлаган, күпме балага дөньяга килергә булышкан, күпме гаиләгә бәхет бүләк иткән сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табибә, СССРның мактаулы доноры Рәйсә Гыйлаҗ кызы Фәйзуллаева вафат булды. 2020 елның 2 октябрендә ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.

Рәйсә Фәйзуллаева Арча кызы. 1940 елны дөньяга килә. Фронттан исән-сау кайткан әтисе 1951 елны гаиләне калдырып Украинага китә. Балалар авырлык сизмәсен өчен барын эшли анасы, югары белем алсыннар өчен тырыша. Мәктәпне тәмамлагач юрист булырга хыялланган Рәйсә документларын югары уку йортына илтеп тапшыра. Тик... әнисе авырып китә. Кыз эшкә керергә мәҗбүр була. Әнисен дәвалаган ак халатлы кешеләрне фәрештәләргә тиңли ул һәм табибә булу хыялы да шунда туа. Башта медицина институтына әзерлек курсларына йөри, аннан балалар табибы һөнәрен үзләштерә.

Укуын тәмамлагач юллама буенча Мордовия якларына юл тота. Әнисе кабат авырып киткәч Арчага кайта. Биредә аның теләге тормышка аша: баш табиб аңа гинеколог булырга тәкъдим ясый. Тәҗрибәле табиблар ярдәме белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшли ул. Аннан яшь табибларга үзе остаз була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаилә тормышына килгәндә, институтта әзерлек курсларында укыганда ук кияүгә чыга Рәйсә Гыйлаҗевна. Уллары туа. Тик 20 ел яшәгәннән соң гаилә таркала. Рәйсә ханым “соңлап килгән иң зур мәхәббәте” белән яңа тормыш башлап җибәрә. 20 елдан соң ире Владимир Кувинның үлемен бик авыр кичерә. Әмма бирешми ул, улы, килене, оныклары уңышына сөенеп яши. Рәйсә Гыйлаҗевна тормышка гашыйк иде. Кешеләрне яратты. Ветераннар белән “Бирешмәүчеләр” дигән түгәрәк оештырды. Тик... Рәйсә Гыйлаҗ кызы Фәйзуллаева арабыздан китте. Балаларының, туганнарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз. Урыныгыз оҗмахта булсын, Рәйсә Гыйлаҗевна. Ә без сезне күңелләрдә мәңге сакларбыз,  яшь буынга үрнәк итеп куярбыз.

Арча үзәк хастаханәсе администрациясе һәм  профсоюз комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы, хормэтле кеше иде. Урыныгыз оҗмахта булсын, Рәйсә Гыйлаҗевна.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без бик ярата идек аны. Урынын ожма турендэ булсын .

      Теги: Арча хәбәрләре

      2
      X