Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Урта Курса авыл җирлегендә тантана

    Тагын бер көннән 9 май... Җиңү көне! Шатлыклы һәм күз яшьләре көне.

     "Бөек Җиңү көне" уңаеннан тантаналы чаралар районыбызда башланып китте. Бүген Урта Курса авыл җирлегендә митинг узды. Әлеге чарага күмәк хуҗалык, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният учрежденияләре бик ныклап әзерләнгән. Урта Курса мәктәбе укучылары бәйрәм монтажы, җирле үзидарәгә караган мәдәният учреждениеләре чыгышлары белән тантаналы бәйрәм чарасы тиешле югарылыкта узды. Соңыннан ветераннарның өйләренә күмәк хуҗалык тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тарату оештырылды.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: