erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Пошалымнан 5 бала Үрнәктәге көллияткә бара

Үзебездә шундый яхшы уку йорты булуга карамастан, хуҗалыклар кадрлар кытлыгы кичерә.

Хәлне төзәтү юлларын җомга көнне район башлыгы җитәкчелегендә узган киңәшмәдә эзләделәр.

- Кешеләр җитми,тегеннән-моннан алып кайтабыз дип зарланабыз. Үзебездә шундый яхшы уку йорты була торып, анда балаларны укырга җибәрү турында уйламыйбыз, - диде Илшат Габделфәртович хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Без  андый балаларны стипендия түләп,укып бетергәч кире үзегезгә кайта торган итеп килешү төзеп  укытырга тәкъдим итәбез. Бу акчаның хәзер 90 процентын кире кайтару турында сүз бара. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча агросәнәгать көллияте җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үз чыгышында уку йортында бирелүче белгечлекләр, шартлар турында бик тәфсилләп сөйләде. 

- Район мәктәпләренең барысын да бер кат йөреп,безгә укырга килергә теләүчеләрне барлап чыктык. Мәсәлән, Урта Пошалым мәктәбенең 5 чыгарылыш укучысы безгә килергә теләк белдерде. Максатчан укыту буенча Рәүф Гыймадетдинович бик яхшы эшли. Бүген дә бу хуҗалык 3 стипендиатын укыта. Узган ел безнең уку йортын тәмамлаган комбайнчылары республика бәйгесендә дә җиңеп чыкты. Калганнарга да "Курса МТС" үрнәгенә кушылырга чакырам, - диде Зөлфәт Миннефәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X