erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уйланырга урын бар

Хисап җыелышында Арча районы мәдәният учреждениеләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Гадәттәгечә ул бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланды.

Аны сәнгать мәктәбе, музейлар, үзәк китапханә, мәдәният учреждениеләре оештырган иде. Сәнгать мәктәбендә эшләп килүче күргәзмә дә шунда урын алган, мәдәни мирас елы уңаеннан ул теманы да читләтеп  үтмәгәннәр, татар халкының борынгыдан сакланып килгән ядкәрләрен куйганнар. Һәм “тере” күргәзмә булды ул. Берәүләр чигү чигә, икенчеләре агачтан әйберләр ясый, өченчеләре йон яза, эрли... Карап йөрергә үк рәхәт.

Җыелышка район башлыгы Илшат Нуриев, Казаннан кунаклар да килде. Аларны Мәдәният йорты каршындагы “Мирас” бию төркеме сәламләде.

Хисап җыелышын район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов ачты. Ул ел дәвамында мәдәният учреждениеләре тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды, проблемаларны да әйтеп үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Яңа Кенәрдә мәдәният йорты яңартылды. 20 учреждениедә агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылды, музыка инструментлары алынды, сәхнә костюмнары тегелде, – диде ул үзенең чыгышында. – Әмма төзекләндерү кирәк мәдәният учреж-дениеләре бар әле. Мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре грантларда катнашалар. Барлыгы 1 миллион 630 мең сумлык грант оттык. “Пушкин картасы” программасын тормышка ашыру өстендә эшлибез. Арча Мәдәният йорты, “Казан арты” тарих-этнография музее кызыклы чаралар үткәрде. Аларга сәнгать мәктәбе, китапханә дә кушылачак.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе шулай ук ел дәвамында үткәрелгән чаралар турында да әйтеп үтте, кайберләренә аерым тукталды. “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе Гөлназ Камалова, Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова үзләре башкарган эшләр, уңышлары белән таныштырып үттеләр.

–Пандемия нәтиҗә-сендә мәдәният өлкәсендә дә соңгы ике елда кыенлыклар килеп туды. Без сезне башта читтән торып эшләүгә күчереп бетердек, аннан эш сорадык. Әмма сез югалып калмадыгыз, үз бурычыгызны намус белән үтәдегез. Бүгенге чыгышлар, үткәрелгән чаралар, аларда катнашучылар саны, грантлар да шул хакта сөйли. Грантлар килгәндә, мәдәният учреждениеләренә әле уйланырга урын бар. Музейлар эшен яхшыртырга кирәк. Туризм буенча музейлар концепциясен үзгәртү сорала. Боз сараена гына балалары белән меңләгән ата-ана килә. Алар белән эш итегез. Халык театрына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Утар Атыда кайчаннан бирле мәдәният йорты җитәкчесе юк. Мәдәният идарәсенә яшьләр белән эшләүне дөрес куярга, бәлки, максатчан юнәлеш белән укырга җибәрергә кирәктер, – диде Илшат Нуриев. – Мәдәният учреждениеләрендә төзек-ләндерү эшләре илкүләм проектлар нигезендә үткәрелә. Тик, кызганыч, программалар без теләгәннән акрынрак бара. Штерәдә федераль проект буенча яңа клуб төзү, музыкаль инструментлар кайтару күздә тотыла. Иске Кырлай, Сөрде клуб-ларын төзекләндерергә кирәк. Быел берсен булса да программага кертеп булмас микән, дибез. Үзәк китапханәне төзекләндерү кирәклеге турында сөйләшү бара.

Район башлыгы киңәшләрен дә бирде, кайбер мәсьәләләрне чишү юлларын да күрсәтергә тырышты, алдынгы хезмәткәрләргә үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Соңыннан Казаннан килгән белгечләр белән аралашу булды. Мәдәният өлкәсе алдынгылары алар кулыннан да дәрәҗәле бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X