Уҗым басуында дым бармы-юкмы?
Нәтиҗәләр ничек?
"Россельхозүзәк" Арча районы белгечләре “Яңарыш” хуҗалыгында уҗымнарның торышын карап чыкты. Хуҗалыкта быел көздән 667 гектарда көзге бөртекле культура чәчелгән. Шуның 489 га – арыш, 178 га –бодай. Чәчү сроклары 22-29 август көннәрендә башкарылган.
Бүгенге көнгә уҗымнарның торышы канәгатъләнерелек түгел, басуларда дым бик аз.
Клевердан соң чәчелгән арыш басулары тишелеп чыгып килсә дә дым 6-7 см да гына, аннан соң коры туфрак китә, тишелгән усемлекләр өчен бу начар күренеш.
Пар җиренә чәчелгән көзге бодай басуында дым катламы тоташкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев