erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзара ярдәмләшеп эшлиләр

Арчаның икенче балалар бакчасында балалар бакчаларында эшләүче яшь белгечләр өчен “Педагогик дуэт” дип исемләнгән районара семинар узды. Анда районда эшләүче яшь тәрбиячеләр катнашты.

2023 ел илебездә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Әлеге семинар да тәҗрибәле остазларның яшь белгечләр белән берлектә алып барган эшчәнлеген күрсәтү максатында оештырылды.

“Һәр яшь тәрбиячегә остаз беркетү – ул һөнәргә кереп китүнең иң нәтиҗәле ысулы, – дип белдерде семинарны ачу тантанасында Арчаның икенче балалар бакчасы мөдире Фәния Шакирова. – Бүген сезгә бу юнәлештә безнең бакчада эш ничек алып барылганлыгын күрсәтергә, үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашырга телибез”.

Семинарда тәҗрибәле тәрбиячеләр яшь педагоглар белән бергә дәресләр күрсәтте, бергә хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде.

“Бүген биредә Арча районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче яшь белгечләр җыелды, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Үзләре эшләгән бакчада аларның һәркайсына үз юнәлешләре буенча  остаз беркетелгән. Моннан тыш, район буенча остазлар да билгеләнгән. Бүген алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Яшь белгечләр эшкә килгәч, без аларга үзебезнең тәҗрибәле тәрбиячеләр арасыннан остаз беркетәбез. Бу яшь педагоглар һөнәргә җиңел кереп китсен өчен эшләнә. Остазлык үзара дәресләргә керү, методик ярдәм, шөгыльләргә, бәйрәмнәргә әзерләнгән вакытта булышуны күздә тота. 35 ел стажы булган тәрбиячебез Гөлүсә Галиәхмәтова инде остаз буларак 5 тәрбияче әзерләде. Бүген алар ул яшь тәрбияче Ләйсән Хәйруллина белән дәрес күрсәтте. Остаз яшь белгечләргә эш дәверендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, киңәшләрен бирә”.

Арчаның 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зәринә Никитина:

“Мин Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамладым, читтән торып мәдәният институтында укыйм. Балаларга булган яратуым мине балалар бакчасына алып килде. Яңа коллективка ияләнү җиңел түгел. Мин бу яктан үземне бәхетле дип саныйм, коллектив та, җитәкчебез Айгөл Зөбәерова да гел ярдәм итәргә әзер. Шулай ук эшкә урнашкач та миңа остаз итеп икенче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Йолдыз Абдуллинаны билгеләделәр. Сорау-лар килеп туганда мин аңа мөрәҗәгать итәм. Ул киңәшләрен бирә, эш алымнарын өйрәтә. Укытучы һәм остаз елына багышланган семинарда бергә чыгыш ясавыбыз да минем өчен зур тәҗрибә булды”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X