erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакцина ясат та тынычлап йөр...

Җәмәгать транспортына куар-кодлар килеп кергәч, беркөнне махсус автобуска утырып йөреп карарга булдым. Куар-код сорыйлармы, ничек тикшерәләр?

Арчада үзәк хастаханә тукталышыннан шәһәр эчендә йөри торган  автобуска кердем. Алдан ук куар-код күрсәтер өчен телефонымны әзерләп куйдым.

Автобуста кеше күп түгел. Кондуктор ханымга автобуска керүгә куар-кодны күрсәттем. “Куар-код булмаса, автобустан төшереп калдырасызмы?– дип сорадым. “Төшереп калдырабыз, куар-код булмаса, җәяү йөриләр инде...”, – диде кондуктор. “Теләсә нәрсә әйтеп, кыйнап төшеп китмиләрме?” – дип тә сорадым. “Ю-у-ук”. Пассажирлар азайдымы, дигән сорауга 40 процентка, дигән җавап ишеттем. Кычкырып сөйләшкәч, кайбер пассажирлар да сүзгә кушылды. Куар-кодың булмаса, җәяү йөрисең инде дигәннән, “Ярый ла барасы җирең якын булса, ара ерак булырга мөмкин бит, – дип сүзгә кушылды бер ир кеше. – Мәсәлән, Айванга”. Аңа җавап итеп икенче берәү: “Айванга гомер буе җәяү йөрдек әле, бер җиребез кителмәде, авырмадык та, ара ерак түгел, 2-3км гына...”, – диде.

Арча станциясеннән менгәндә бер яшь кенә егет автобуска керде. “Миңа әле 18 яшь юк”, – диде ул. “Паспортыңны күрсәт”, – диде кондуктор. Прививканың 18 яшь тулгач кына ясатылуын беләбез. Балаларга куар-код кирәкми. Ә бу очракта, дөрестән дә, егеткә 18 яшь тулганмы-юкмы каян беләсең. Озын буйлы егет. Паспорт 14 яшьтән бирелә. Бу очракта яныңда паспортың булуы шарт булып тора инде. Шәхесне дәлилләүче документта һичшиксез фото булырга тиеш. Чагыштырып карау өчен.

Автобус станциядән Арча үзәгенә менеп җитте. Тукталышта автобус көтеп ике хатын басып тора иде. Кондуктор: “Таныш хатыннар. Автобуста даими йөрүчеләрне белеп торам, – диде. – Аларда куар-код барлыгын да беләм. Шуңа кайчакта кат-кат тикшереп тә тормыйм”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Арча үзәгендә автобустан төшеп калдым. Бергә утырып барган хатын-кыз белән сөйләшә-сөйләшә юлны дәвам иттек. “Аптырыйм, куар-код дип тавыш чыгарып йөрүчеләргә, вакцина ясат та тынычлап йөр инде, – диде ул. – Эшкә Казанга йөрим, эштә прививка ясатуны таләп иттеләр. Мин үзем вакцинага каршы түгел. Каршы кешеләргә шаккатам. Рәхмәт әйтергә кирәк вакцина уйлап табучыларга. Вакцина да булмаса, коронавирус харап итәчәк бит... Күрәсең, вакцинага каршы махсус көрәш бара, прививка ясатмыйча кырылып бетсеннәр дип...”. Юллар аерылды. Ул кибеткә кереп китте, мин – эшкә...

Утырып йөргән автобуста ыгы-зыгы, тарткалашу күрмәдем. Хәер, автобуста йөрүче кешесе дә аз инде аның. Бу хакта Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәев белән сөйләштек.

– Президент әмер биргән икән, без аны үтәргә тиеш, – диде Рүзәл Баязитович. – Автобусларга куар-кодны тикшереп кертә башлагач, дөрестән дә, кеше азайды. Пассажирлар азайгач, билет сатудан акча керми, дигән сүз. Ә бит безнең эшләп торучы хезмәткәрләргә хезмәт хакы түлисе, предприятиене яшәтәсе бар. Әлегә алдагы көн турында бер Аллаһы тәгалә белә. Иң мөһиме юлларда хәвеф-хәтәр булмасын, үзебез исән-сау булыйк. Без бөтен нәрсәгә дә әзер.

...Менә шундый хәлләр. Югыйсә, гади генә арифметика кебек, вакцина ясат та, куар-код белән керәсе җиреңә кереп, барасы җиреңә барып йөр. Бернинди каршылык юк. Хәзер куар-код алуны тагы да гадиләштергәннәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов: “Ике компонентлы вакцинаның беренчесен кадатуга поликлиникада ук вакытлыча куар-код сертификаты бирелә, – дип аңлатты. – Бер компонентлыны ясатсаң да, шунда ук вакытлыча сертификат тапшырыла. Вакцинаның икенче компонентын кадатканнан соң даими сертификат бирелә. Бер компонентлыны ясаткач, антитәнчекләр барлыкка килгәч, 21 көннән соң даими сертификатлы буласың”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X