Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Валентина Матвиенко укытучыларның хезмәт хакын арттырырга тәкдим итә

    Спикер сүзләренчә, Россиядә талантлы балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итү системасы дөньяда иң яхшыларының берсе.

    (Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко бөтен төбәкләрдә дә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек итеп арттыру беренче чираттагы мәсьәлә булуын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

    «Мин укытучыларның хезмәт хакын формалаштыруның яңа тәртибенә күчәргә кирәк булуын әйткән идем инде. Ул бөтен төбәкләрдә укытучыларның хезмәт хакын сизелерлек арттыруны тәэмин итәчәк. Моны беренче чираттагы мәсьәлә дип саныйм», — дип яза Матвиенко Федерация Советы сайтындагы блогында.

    Реклама

    Спикер сүзләренчә, Россиядә талантлы балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итү системасы дөньяда иң яхшыларының берсе. Моны Россия укучыларының физика, математика, информатика буенча халыкара олимпиадалардагы уңышлары раслый, дип искәртә Матвиенко

    Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/01-09-2021/valentina-matvienko-ukytuchylarny-hezm-t-hakyn-arttyryrga-t-kdim-it-5835834

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: