erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Венер Хисамиев белән хушлаштылар (фотоларда туган йорты, туган авылы да бар)

Сәгать 11.40. Әле генә алып чыгып киткәннәр...

Арча, Әтнә тагын бер улын югалтты. Әтнә районы Ары авылында туган, Арча сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшләгән, Татарстаннвң атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара фестивальләр лауреаты Венер Хисамиев белән хушлаштылар. Туган авылы Арыга җирләделәр. Кеше бик күп иде. Арча районыннан да автобуслар белән килделәр.

Елыйлар... Әйбәт иде. Кешегә бер авыр сүз әйткән кеше түгел иде бит ул, дип.

2 апрельдә 64 яшь тулган булыр иде. Йөрәк белән китеп барган... 

Арчада үз фатиры бар иде. Җәй буе туган авылында яшәгән. Бал кортлары тоткан. Яшелчә, җиләк җимеш, чәчәкләр үстергән. Бал кортлары өйчекләре санын арттырган булган. Авылда күршеләре белән дә бик дус яшәгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Эх, күңелле итеп, бергә-бергә аралашып яшәгән идек, - дип уфтана ааылдагы күршесе Гүзәлия Фәйзрахманова. -- Мин Ары авылына килен булып килдем. Безнең авыл бик матур. Күлләр күп бездә. Венер 12ләп оя умарта кортлары тотты. Балы бик тәмле иде. Әти-әнисен дә яхшы беләм. Хәтирә апа белән Гайнетдин абый әйбәт кешеләр иде. Алар да бал кортлары тотты. Әтисенең бертуганы Зәкия апа да яшәде әле монда. Аны да карап озаттылар. Безнең өч балабыз бар. Венер бәйрәмнәрдә беребезне дә бүләксез калдырмый иде. Әле менә 8 мартта гына бер кәрзин тутырып бүләк алып кайтты. Кайнанага башмаклар алып кайтты. Кешене ихтирам итә белә иде. Күңеле яхшы иде. Бик авыр... Икенче як күршеләр Гөлсинә-Шәрифулла чәйгә чакырган булганнар Венерны. Алар Венерга туган тиешле. Авылга алар да кайтып йөри. Йортларын дача итеп тоталар. Венер аларга кергәч, хәлем китеп тора, баш та авырта, ашыйсы да килми дип, диванда сыгылып төшкән. Мин фельдшерга йөгердем. Ир-атлар ясалма сулыш алдырганнар. Әмма... Венерыбыз китеп барды. Бик кызганыч.

Эх, Венер, кояш кебек балкыдыгыз да, юкка чыктыгыз. Юк, юк, юкка чыкмадыгыз, күңелдәге кояш юкка чыга ди мени?! Сез туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез, дусларыгыз, хезмәттәшләрегез, биергә өйрәткән балаларыгыз күңелендә... Сез бар, Сез яшисез!

Астагы рәсемнәрдә Венер Хисамиевның туган авылы Ары һәм туган йорты. Нәүмиз калган тәрәзәләр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X