erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ветеран укытучы Венера Нуриева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бөтен гомерен педагогика өлкәсенә багышлаган, укучыларының, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган ветеранны котларга район башлыгы Илшат Нуриев үзе килде, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Венера Нурмөхәммәтовна кызы Миләүшә белән Арча үзәгендәге фатирда яши. Бездән ерак түгел генә. Бик еш күрешеп, аралашып торабыз. Өйләренә хәл белергә керсәң дә, алар сабый балалардай сөенеп каршы алалар, рәхәтләнеп сөйләшәләр. Венера апа кайчак олыларча эшлекле киңәшләрен дә бирә. Үзем дә яшь кеше түгел мин, әмма күп очракта аның киңәшләре бик тә ярап куя.

Искиткеч кеше ул Венера Нуриева. 90 яшьтә булса да, энергия ташып тора анда. Озак еллар мәктәптә, педагогика көллиятендә белем биргән укытучының укучылары хәзер үзләре олы яшьтә, стажлы педагоглар, башка җаваплы эшләрне башкаралар. Әмма яраткан укытучыларын беркайчан да онытмыйлар. “Шалтыратып, килеп хәлемне белеп торалар, киңәшләр сорыйлар. Бик рәхмәтле мин аларга”, – ди Венера ханым.

Юбилеена да укучылары бик күп килгән. Венера апа кызы Миләүшә белән өстәл әзерләп кунак иткән үзләрен. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов котларга килгәч, бераз аптырап калдым.

– Спорт белән бик нык шөгыльләнә идем мин. Үз вакытында чаңгы спорты буенча республика җыелма командасында булдым, бик күп ярышларда җиңүләр яуладым, – дип ачыклык кертте юбиляр үзе.

Спортчы гына да түгел ул. Гомер буе актив тормыш алып барган ветеран  газетабызга мәкаләләр дә язып торды. Шигырьләр дә иҗат итә икән бит. “Кычкырып йөрмим, үзем өчен генә”, – диде ул шигырь юллары китереп.

Рәхмәт, язмыш,

   рәхмәт сиңа, язмыш,

Баш очымда тотасың

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         син бәхет кояшын.

Өзмә әле, зинһар,

         барыр юлларымны,

Сүндермә әле минем

         бәхет кояшымны.

Ире Каюм Нуриевич әле дә күз алдында. Ул да укытучы иде. Безне дә укытты әле. “Нинди матур пар”, – дип сок-

лана идек аларга. Каюм Нуриевич күптәннән мәрхүм инде. Әмма Венера апа аны әле дә горурланып, яратып искә ала, бергә яшәүләренең иң матур мизгелләре турында дулкынланып сөйли. Юбилеегыз белән сезне, Венера Нурмөхәммәтовна. Исәнлек, саулык, шатлык-лар белән тулы көннәр телибез сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре юбилей

2
X