erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңалар төзелә, искеләрен нишләтергә?

Үрнәк, Лесхозга бардык. Халык борчыла. Иске балалар бакчалары ут чыгудан куркыныч, дип.

 

Иске йортларга, биналарга тыныч кына кереп булмый. Кайчандыр монда  тормыш кайнаган, шау-гөр килгән... Эх! Өй җылысын сизә күңел...

 Элеккеге Лесхоз балалар бакчасы ишегалдына да тыныч күңел белән үтеп булмады. Ә бит бу бинада күпләрнең балачагы, кемнеңдер хезмәт юлы үткән. Бүген инде коймалар ауган, тәрәзә пыялалары коелган... Баскыч төбендә мендәрләр аунап ята. Ватык уенчык машина, курчаклар... Бина җимерелмәгән, төз, матур тора үзе. Бүрәнәләрдән эшләнгән янкормасы да бар. Янәшәдә ашарга пешерү бинасы булганга охшаган. Табаклар, мич моңаеп тора... Чоланыннан әкият геройлары киемен табып алдым.  Балаларның чыркылдап көлгән, сөйләшкән, уйнаган тавышлары ишетелгәндәй булды... Шау-гөр килеп торган бакча бит бу!

Безнең килгәнне күреп, шул тирәдә яшәүчеләр җыелды.

– Ут чыгудан хәтәр, – дип сөйләде алар. – Куркыта... Кичен җыела башлыйлар. Тәмәке тарталар... Үзегез күрәсез, мендәрләргә кадәр чыккан.

– Бакчасындагы өстенә агач кына куелган канализация чокырына безнең бала төшеп китә язды.

– Мин бу бакча язмышын кайгыртып кая гына бармадым инде, – диде имам Илдус Солтанов. – Әмма әлегә үзгәрешләр юк. Урыны зур, әйбәт, спорт, балалар мәйданчыгы эшләргә кирәк монда. Авыл өчен ул кирәгерәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу төбәктә ябылган тагын бер балалар бакчасы бар – Үрнәктә. Анысы Лесхозныкына караганда уңайрак кебек. Чөнки коймалары аумаган, әмма койма ишекләре бикләнмәгән. Ачык капкага кем кермәс?! Андый буш биналарга күз-колак булып торырга кирәк дигәч, бер белгеч аның өчен акча кирәк, сез бирәсезме ул акчаны, кем бирә, диде. Койма ишеген бикләп тоту өчен әллә ни зур акчалар кирәкмидер, дип беләм.

Ватык тәрәзәдән үрелеп, бина эчен карыйм. Котельныйның ишеге ачык. Шунда үтәм. Моңаеп ак мич тора. Ачык тәрәзә аша кергән җил тәрәзәгә элгән челтәрне җилфердәтә. Күңелгә тагын да моңсу булып китә...

Соңыннан бу биналар язмышы турында без Үрнәк авыл җирлегенең яңа башлыгы Васыйл Габделхаков, районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илфак Игнатов, аның урынбасары Илһам Сираҗиев белән сөйләштек.

– 2017 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 233нче карары чыкты, – дип сөйләде палата җитәкчесе Илфак Игнатов. – Шушы карар нигезендә ябылган буш йортлар, биналар, җирләрне барлап, алар белән бәйле эшләрне  ТРның Җир һәм мөлкәт министрлыгы алып бара. Безнең районда 9262 буш җир һәм 5172 иске биналар, йортлар исәпләнә. Үзләренең территорияләрендә булган проблемалы җирләр, биналар турында авыл җирлекләре белә, аларга бу турыда мәгълуматлар җибәрелде. Яраклы биналар аукционга куела, сатыла, яраксызлар сүтелә, җирләр күп балалы гаиләләргә, эшмәкәрләргә арендага бирелә һәм аларның язмышлары башка төрле юллар белән дә хәл ителә.

– Лесхозның иске балалар бакчасы җире (28 сутый) икегә бүленә, – дигән мәгълумат бирде урынбасар Илһам Сираҗиев. – Шуның яртысы бина белән аерым гаиләгә бирелә, ә калган бакча башы – 14 сутыенда спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Ә 18 сутый җирдәге Үрнәк балалар бакчасы бинасын аукционга куябыз.

Ә яңасы – Үрнәк балалар бакчасы искиткеч! Зур, иркен, заманча! Бәхеткә, яңалар төзелә. Искеләрен дә онытмаска иде. Алар ут-фәләннән дә куркыныч. Авыл кешесенә дә буш йортларны, биналарны басымчак итмәскә иде. Лесхозда яшәүче имам Илдус Солтанов теләкләрен җиткерәбез: “Авыл җирлеге башлыгы ул олысы, кечесе белән исәнләшеп, сөйләшеп торырга, авылларның ни белән яшәгәнен белергә тиеш,” – дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X