erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңасала фельдшер-акушерлык пункты мөдире Азалия Борһанованы хезмәт юлындагы зур сөенече белән котлыйбыз

Авылның яшь шәфкать туташы

Быелгы елның август аеннан бирегә килеп эшли башлаучы белгеч “Земский фельдшер” программасы буенча 500 мең сум акча алды.

Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлаган кыз һөнәри эшчәнлеген авыл җирендә башларга була һәм дәүләт ярдәмен ала. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин сүзләренчә, 2013 елдан бирле Яңасала авылында фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче булмый. Азалия Борһанованың бирегә килеп эшли башлавы җирлек өчен көтеп алынган була. Хезмәтенең беренче көннәреннән ул үзен яхшы белгеч итеп күрсәтә. Мәктәп бинасында аңа эшләү өчен бүлмә бирелә һәм барлык уңайлыклар да булдырыла.

“Эшемне бик яратып башкарам. Кешегә ярдәм итү үзе рәхәт. Медицина буенча белем алуыма, әлеге һөнәр кешесе булуыма бер генә дә үкенмим. Гаиләмнең ярдәме, һәр башлангычымны хуплап торулары да булачак һөнәремне сайлаганда минем өчен бик мөһим булды”, – ди Азалия үз хезмәте турында. Дүрт ел белем алганнан соң, Арча кызы Каенсар егетенә кияүгә чыга һәм Яңасалада эшли башлый. “Яшь белгечне авыл халкы бик яратып каршы алды. Көн дими, төн дими, медицина ярдәме кирәк булган һәркемгә булышырга ашыга Азалия. Белгән кадәр киңәшләрен бирергә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша”, – диде Яңасала авыл җирлеге башлыгы.

“Земский фельдшер” программасында катнашачагы турында эшкә урнашканда ук хәбәрдар була Азалия Борһанова.

2021 елда “Земский фельдшер” программасының төп максатлары:

- авыл фельдшерының хезмәт дәрәҗәсен күтәрү;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- авылда медицина хезмәткәрләренең кадрлар составын яңарту;

- авылда яшәүче кешеләр өчен беренчел медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру;

- белгечләрнең торак шартларын яхшырту.

Программада катнашучы авыл җирлегендәге дәвалау оешмасында кимендә 5 ел тулы ставкада эшләргә тиеш. Бу чорда бала карау буенча ял керми. 

Программа “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектына кергән “Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” төбәк проектының бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X