erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ял көннәрендә беренче кар явачак?

Метеорологлар фаразлары буенча.

Ялларда Татарстанда һава торышы начарланачак. Циклоннар республика территориясенә салкыннар алып киләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Атмосфера фронтлары узганда яңгыр, кайбер районнарда карлы яңгыр, температураның сизелерлек төшүе көтелә», — диде синоптиклар. Шулай ук атмосфера басымының кисәк төшеп-менеп уйнавы турында да кисәттеләр.

 Шимбәгә каршы төндә, атмосфера фронтлары узганда яңгыр явачак, республиканың төньягында карлы яңгырлар көтелә. Көндез дә бераз яңгыр явуы фаразлана. Төнлә һава температурасы 2-7, көндез 5-10 градус җылы булачак.

Якшәмбе, 18 октябрьдә иртән һәм көндез кабат яңгырлар явачак, иртән кайбер районнарда карлы яңгыр булачак. Көньяк җиле урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -4 градуска кадәр кырау төшәчәк, температура +1 градустан да югары күтәрелмәячәк. Көндез 7-12 градус җылы булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Метеорологлар фаразларына караганда, дүшәмбе, 19 октябрьдә төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Сишәмбе, 20 октябрьдә салкын һәм коры һава торышы урнашыр дип фаразлана. Көндез 4-8 градус җылы булачак.

"Татар-информ"

Фото: https://pixabay.com/ru

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/tatarstanda-yal-knnrend-berenche-kar-yavachak-dip-farazlyy-sinoptiklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X