erid:2VtzquqpS7d
Янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышы кеше гомерен саклап калган
Арча яңалыклары

Янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышы кеше гомерен саклап калган

Татарстанда 14 яшьлек үсмер янгыннан өч туганын коткарган

Татарстанда 14 яшьлек үсмер, янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, өч туганын уттан алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йорт һәм сарайда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

 Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч ачыкланганча, 14 яшьлек үсмер йокы аралаш янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишеткән. Ул йокыдан уянган һәм өч 10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек ике игезәк туганын урамга алып чыкмакчы булган, әмма ялкын телләре ялмап алу сәбәпле, ишеккә якын килә алмаган. Әмма үсмер югалып калмаган һәм тәрәзәне ватып, туганнарын коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар өйдә үзләре генә булган. 

7.52 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Фаҗиганең сәбәпләре һәм янгынның мәйданы ачыклана.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/19-11-2020/m-garif-ministrlygynda-pandemiya-chorynda-m-kt-pl-rne-eshch-nlege-turynda-s-yl-del-r-5786617


Арча Арча районы Арча хәбәрләре янгын

Нет комментариев