erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әйбәт хайван, әмма сөзә...

“Үгезгә суга күрмәгез!”

Төрле гороскопларга, һава торышын алдан әйтергә маташучыларга олыларның бала-чага уены кебегрәк итеп карыйм мин. Билгеле, моннан берәүгә дә зыян юк. Кешене өмет яшәтә, Яңа ел бар яктан да әйбәт булыр, дип өметләник.

Көнчыгыш календаре буенча 2021 ел Үгез елы, аның да әле гадие генә түгел, ә Ак Үгез елы булырга тиеш. Календарьны калдырып торып, үзебез яхшы белгән үгез турында язам әле.

Элек авыл көтүләрендә үгез йөртәләр иде. Чөнки крестьян тормышының муллыгын хәл итә торган хайван иде ул. Сыерың кысыр калса итең дә, сөтең дә юк, дигән сүз. Шуңа күрә курка-курка булса да йөртәләр иде үгезне. Әле ул вакытларда ясалма орлыкландыру дигән нәрсә юк. Бөтен өмет үгездә, алар үз  бурычларын яхшы үтәгәндер, чөнки кемнең дә булса сыеры кысыр калган, дигән сүзләр ишеткән булмады.

Үгезнең үчле хайван икәнлеген элеккеләр яхшы белгән, көтүгә чыкканда без – малайларны “Үгезгә суга күрмәгез!” – дип кисәтеп чыгаралар иде.

Төп көтүче Субаш Атыдан килгән Шиһап абый. Элек авыл көтүләрен читтән килеп алучылар бар иде. Шиһап абый күпне күргән, чират буенча көтүгә чыкканда шуларны сөйләп утырыр иде. Сөйли, сөйли дә җырлап та җибәрә: “Утырмагыз машинага,

Еракларга китә ул.

Еракларга алып китеп,

Башны вәйран итә ул”.

Бер көнне көтүгә минем классташ Шәүкәт чыга. Ул чакта әле балык күлләре юк, мул сулы Кесмәс елгасы буендагы болында көтәләр. Чираттан чыгучыларның берәресе үгезгә чыбыркы белән сукканмы, соңгы вакытта үгез кырын карап йөри, сак була күрегез, дип кисәтәләр иде. Бу көнне үгез һөҗүмгә әзерләнгән булып чыга, җай китереп малайга ташлана. Ярый әле Шиһап абый якында була, котырынган үгезнең каршына керә. Бер тонналы үгез өчен ябык кына адәм баласы нәрсә ул?  Җиргә егып әвәли, имгәтә, кабыргаларын сындырып бетерә. Ә коты алынган малай елый-елый авылга йөгерә. Авылга кадәр ике  километр чамасы...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шиһап абыйны больницага алып китәләр, ул шунда аңына килә алмыйча үлә. Бу кешенең батырлыгы алдында баш иярлек, урыны җәннәттә булсын.

Әле бу хикмәт моның белән генә бетмәде. Көтүнең кайтасы, малларны каршы аласы бар. Котырынган үгез, сыерларны онытып, ике аяклы  дошманнарын эзләп авыл буйлап йөри. Кунакка кайткан ике метрлы бер ир-егетне болгап ыргыта. Ярый әле тегесе якында торган йөк машинасының кузовына менеп котыла.

Кичке якта мин дә авылга кайтып кердем. Әлеге мәхшәр турында бернәрсә дә белмим. Ул елларда кисәтеп куярга кесә телефоннары да юк. Гадәттә кибет янында җыелып торган ир-егетләр күренми. Шулвакыт каршыдагы клуб бакчасыннан акырып-бакырып алагаем зур үгез килеп  чыкмасынмы! Күзләрен кан баскан, яллары тырпайган. Баш ничек эшләгәндер, мин якындагы Миңкамал апалар капкасына ташландым. Ашыгудан җилкәм белән келәгә бәрелгәнмен, ул чакта сизмәсәм дә, шактый авыртып йөрде әле ул. Бәхеткә капка бикләнмәгән, эчкә атлауга сөртенеп тә алдым әле. Лапаска йөгереп кереп баскычтан печәнлеккә менүем булды, үгез баскычны болгап атты да, үкерә-үкерә алгы аягы белән җир актара башлады.

Төне буе авыл урамында “җенләнеп” йөрде бу. Аны икенче көнне генә алып китә алдылар.

Мондый гыйбрәтләр тагын бар әле. Исән-сау булсак, аларын яңа елда сөйләрбез. Районда үгез сөзеп гомерләре өзелгән кешеләр дә шактый булды.

Хөрмәтле газета укучылар! “Журналист блокнотыннан” сәхифәсен җылы кабул итүегез өчен рәхмәт! Аны дәвам итәрбез. Яңа ел белән!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X