erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Йөри торган бала булмаячак, баш тартыгыз”

Изгелек

Тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Гаилә корасың, беренче балаңны кулыңа алырга хыялланасың, ул ашкынып тавыш бирә һәм...

Арча станциясендә яшәүче Резеда ханым Йосыпова белән сөйләшкәндә шуларны уйлап утырдым. 15 ел инде авыру баласын күз карасы кебек бага ул. Шуңа күнеккән һәм авырыксынмый да – чөнки ул аның кадерлесе. Ә янында ярдәм итәргә әзер торган ире бар... Шуңа сөенеп яшәгән Резеда. Тик узган ел ул таянычын да югалта ханым – ире таудан менгәндә йөрәге тибүдән туктап вафат була. Түзә Резеда, бөтен тырышлыгын балаларына бирә.

– Арчада төзелеп килгән йортыбыз бар иде. Рөстәмнең шунда барышы булган. Инвалид бала буларак, фатирга чиратка баскан идек, тик бирмәделәр. Минем төп йортта, иске генә өйдә яшибез. Болай булмас дип, яңасын төзергә тотынган идек тә, тик язмыш тагын безгә каршы төште, – ди Резеда ханым. – Элегрәк әни булыша иде, хәзер ул да юк инде. Унбиш яшьлек инвалид кызым Динә һәм 3нче сыйныфта укучы кызым белән калдым. Ул, Аллага шөкер, сау-сәламәт, бишкә генә укый. Аның өчен борчылмыйм. Бөтен карап торганым шул. Динәм өчен йөрәгем авырта.

Беренче баласын алып кайтырга йөргән шатлыклы көннәр. Резеда белән Рөстәмнең шатлыклары эчләренә сыймый. Аннан йөрәк өшеткеч хәбәр... Әле тумаган да баланың бүсере бар, дип, Казанга җибәрәләр яшь хатынны, операция юлы белән алалар. Табарга әле бер айдан артык калган була. Кило да ике йөз граммлы сабыйны реанимациягә салалар. “Йөри торган бала булмаячак, баш тартыгыз”, – диләр аңа. Беренче баласы, көтеп алган сабые, риза булмый Резеда. “Ничек калдырыйм мин аны, нинди йөрәкле булырга кирәк аның өчен? Нинди булса да, минеке бит ул”, – ди яшь ана һәм баласын алып кайта. Бик нык шөгыльләнә башлый.

– Аңлый, сөйләшә алмый, әмма колагы ишетә, күзләре күрми. Ашыйсың киләме, дисәң, реакция бирә, сөенә. Ашатам. Утырып тора. Коляскада. Бөтен көчемне шул балага бирдем. Өйдәге эшләрне Рөстәм башкара иде. Колясканы да ул ясап бирде. Шуның белән тернәкләндерү үзәгенә йөрттем. Хәзер Динә үсте. Ул коляскага сыймый башлады. Күтәреп йөрергә авыр. Рөстәм икенче коляска ясарга әзерләнгән иде. Фанералар да алып куйды. Тик өлгерә алмый калды. Сатып алырга мөмкинчелегем юк. Минем пенсиягә генә нәрсә аласың? Даруларга гына күпме акча китә. Үзем генә беләм. Өйдә юньләп мебель дә юк безнең. Өстенә дә үземнең иске пальтомны киертәм, – диде Резеда ханым.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динә музыка тыңларга ярата. Икенче мәктәптән килеп укыталар да кызны. Тернәкләндерү үзәгенә йөрү бала өчен дөньяга чыгуга тиң. Аннан да мәхрүм итәсе килми сабыен ананың. Әмма бөтен нәрсә коляскага килеп терәлә. 66 мең сум тора икән ул.

– Руслан Әһлиев ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Районда “Йөрәктән– йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны үтүе турында әйттеләр. Ветераннар оешмасы рәисе Рәмзия Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттем. Булышырбыз, диде. Тик ул гына җитми. Гомердә дә берәүдән дә ярдәм сораганым юк иде. Бала хакына барын да эшлисең икән, – диде Резеда Йосыпова.

Аның бу сүзләреннән соң битараф калмаучылар табылыр, дип уйлыйбыз. Болай да яшьтәшләре кебек яшәүдән мәхрүм калган балага шундый юл белән булса да ярдәм итсәк, күңелен күрсәк, җир шарын бүләк иткәндәй сөенәчәк бит ул.

Булышырга теләүчеләр булса Резеда Йосыпованың картасы (Сбер) 89509495237 телефон номерына беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X