erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтләрен кисәтү буенча эш тагын да көчәйтеләчәк

Кеше һәм закон

Полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар исерекләр аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү буенча эшне тагын да көчәйтәчәкләр.

Татарстанда транспорт белән идарә итүчеләр исерек килеш руль артына еш утыра башладылар. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары шуны раслый.

Саннар да коточкыч – мәгълүматлар буенча ел башыннан республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү очрагы теркәлгән. Ничә минут, хәтта ничә сәгать алар руль артында булган? Күпме җәяүленең һәм юлдагы башка автомобиль йөртүчеләрнең, балаларның һәм өлкәннәрнең тормышын куркыныч астына куйган?

ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән мәгълүматны укыганнан соң аларның нинди куркыныч тудыруларын яхшы аңлап була. Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 кеше һәлак булган, 111 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Кемнәрнеңдер җавапсыз карашы нәтиҗәсендә 17 кеше үз тормышын, 111е сәламәтлеген биргән дигән сүз. Исерек килеш юлга чыгулар күпме гаиләләргә кайгы китергән – кызганыч,          ЮХИДИ андый саннарны теркәп бармый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан матбугат чаралары журналистлары бу югалтуларны ничә еллардан бирле санап баралар инде. Шуңа әлеге проблеманы яктыртуны тагын да көчәйтергә карар кылдык. Һәр хокук бозу очрагы турында газета битләрендә язып, фотосурәтләрен куеп, социаль челтәрләрдә видеоязмалар урнаштырып барачакбыз. Хокук бозучыларга карата нинди чара күрелүе турында сөйләүне дә мөһим дип саныйбыз. Бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы буенча, исерек килеш машина белән идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф салына һәм ике елга правасыннан мәхрүм ителәләр. Ел дәвамында кабат эләккән очракта ул кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә 300 мең сум штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X