erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә тирән кайгы

Җырчының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Бу турыда җырчы үзе яза

Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә ачы хәсрәт – аның бертуган абыйсы үлгән, дип яза Интертат.

Билгеле булганча, Зөфәр әфәнде – күп балалы гаиләдә туып үскән кеше. Менә аның Афзал дигән абыйсы мәңгелеккә китеп барган. Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Иң яраткан абыем Афзал бүген китеп барды. Балачактан бирле миңа үрнәк булды. Аңа карап, баянда уйнарга, җырларга өйрәндем. Шулкадәр укымышлы, тәрбияле, аралашучан, эрудицияле кеше иде. Зур укытучы, мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында 2 ел укытты. Урының җәннәттә булсын, абыем! Син аңа лаек! Хуш!» – дигән композитор.

Артистның кайгысын уртаклашып, виртуаль дусларыннан җылы эчтәлекле бик күп комментарийлар килгән. Аларга без дә кушылабыз. Зөфәр әфәнде һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/zofar-xairetdinov-gailasenda-tiran-kaigy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X