erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Алар – минем уң кулым

Мин халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты турында “Тарихта калган еллар” дигән китап чыгару өстендә эшлим.

Бу хезмәт турыдан-туры “Казан арты” тарих-этнография музей хезмәткәрләре белән бәйле. Башта фотолар җыйдык, анда эшләгән кешеләр белән очрашып, сорашып материаллар тупланды. Алар миңа спонсорларга хатлар язу һәм истәлекләрне эшкәртүдә булыштылар. Ленар Гобәйдуллин – уң кулым. Тыйнак, булдыклы, аз сүзле, грамоталы, күп белә.

Коллектив яшь, көчле, кайчан керсәң дә, килсәң дә ачык чырай белән каршы алалар. Музейга экскурсиягә килүчеләр дә күп, мәктәпләр, аерым төркем кешеләр, өлкәннәр. Тарих белән кызыксынучылар күп икән әле дип шатланам. Музей хезмәткәрләре экскурсияне татар һәм рус, хәтта инглиз телләрендә дә уздыралар. Авылларга барып экспонатлар җыялар, музей бик бай. Алар гел эштә, төрле темаларга кичәләр – “Җиңүнең 75 еллыгы”, сугыш чоры балалары, язучыларның иҗатын чагылдырган һ.б. – уздырып торалар. Якташ язучыларыбызның туган көннәре бик зурлап билгеләп үтелә. Мәрхүм  Фәрхәт абый Зыятовның юбилее искиткеч булды, зур сюрприз – Фәрхәт Гани улының Төркиядәге улы Фәнис кайткан иде. Кичә барганда “сюрприз” чыкты, халык өнсез, тынсыз калды. Икенче кайтуында Фәнис Зыятов педкөллият студентлары белән очрашты. Ул Төркиядәге тормышы, эше белән таныштырды, курайда моңлы татар көйләрен уйнады, студентларның сорауларына җаваплар бирде.

Шушы дус, ачык йөзле, тырыш коллектив белән эрудицияле Гөлназ Камалова җитәкчелек итә. Алар кулга-кул тотынып эшлиләр. Үзләренең эш планнары буенча “Кичке Арча” экскурсиясенә чыгып китәләр. Арчаның урамнары, оешмалары белән танышалар. Экскурсиягә коллектив әгъзалары гаиләләре дә кушыла. Район буенча уздырылган чараларда – “Яңа ел”, “Россиянең чаңгы юлы”, “Нәүрүз”, “Туган тел көне”, “Сабантуй” һ.б – актив катнашалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу коллективка сәламәтлек, җан һәм күңел тынычлыгы, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләп, күрсәткән хөрмәтләре, хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәм. Күп беләсегез килсә, “Казан арты” тарих-этнография музеена килегез, үкенмәссез!

Әминә Гаффарова,

ветеран укытучы, Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X