erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арча һәм Әтнә районнары музейлары һәм тарихи урыннары буенча тематик экскурсия оештырды

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Арча һәм Әтнә районнары музейлары һәм тарихи урыннары буенча тематик экскурсия оештырды.Башта алдан ук китапханә мөдире Гөлфия Габитова Кушлавыч,Әтнә музейлары белән сөйләште.Алар безне бик теләп кабул итәргә теләк белдерделәр.Экскурсия барлык саклану чараларын кулланып үткәрелде.

 Иң беренче Яңа Кишет,Иске Кишет авылыннан “Ак калфак” клубына йөрүче актив әгъзаларыбыз,мөгаллимәләр,шәкертләр Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеена килделәр.Безнең арабызда безне укыткан,озак еллар буе мәктәптә балаларга ныклы белем биргән остазларыбыз,мөгаллимнәребез Разидә апа Хөснетдинова,Әлфия апа Шакирҗановаларның да булуы аеруча күңелебезгә якын булды.Г.Сафиуллинның музее җитәкчесе Гөлфия Әмин кызы музей-утар буйлап экскурсия үткәрде.Өлкәннәребез музейны зур кызыксыну белән карадылар.Кунаклар дәфтәрендә үзләренең рәхмәт сүзләрен яздылар.Аннан Кушлавыч авылына “Габдулла Тукай”музеена юл алдык.Моннан 135 ел элек безнең Иске Кишет авылыннан санаулы чакрымнарда гына нәни Габдулла дөньяга аваз салган.Өлкәннәребезнең Кушлавычтагы “Габдулла Тукай”музеенда әлегә чаклы булганнары юк икән.Анда һичшиксез барырга кирәк җәмәгать.Музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы шулхәтле дә үтемле,матур итеп аңлатып сөйли,ирексездән күзгә яшьләр килә.Газиз Тукаебыз,нәни Апуш бик күп хәсрәт кичергән.Шагыйрьнең шигырь язу осталыгы әнисе ягыннан килә икән.Өчиледәге Зиннәтулла бабасы да бик оста итеп шигырь чыгара торган булган.Музей безгә бик тә ошады. Җиңел машинада безне хәвефсез генә җилдереп утыртып алып баручы Хәйруллин Рафаил,Гайфуллин Радик абый,Галиуллина Гөлнарага бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Шулай ук Кушлавыч авылындагы “Мулла чишмәсе”ндә дә булдык.Кайчандыр Тукай атлаган сукмак-баскычлардан атлап төшеп,тәмле чишмә суларыннан авыз иттек.Аннан сәяхәтебезне Әтнә районына юнәлттек.Төбәк(республика)әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле булган Даутов йортында экскурсиядә булдык.Бүгенге көндә  музейда реставрация эшләре көтелә һәм бу музей өчен бик мөһим!Музей директоры Әлфинә Ильдар кызы  Мухаметзянова безнен бик җылы каршы алды.Экскурсовод Зилә Зиннәтуллина бик эчтәлекле экскурсия үткәрде.Даутов йорты 19 нчы гасырга карый.Бик зәвыклы итеп төзелгән күпкатлы матур агач йорт.Ишектән беренче катка килеп керүгә безне “Әтнә базары”каршы ала.Монда җаның ни тели,бар да бар.Менә күмәчче Хәким үзе пешергән ипиләрен сатып тора.Ипиләре чын,авыздан сулар килеп китте.Кечкенә Габдуллага да әтисе Сәгъди абзый Әтнә базарына килгәч сәдака акчасына ак күмәч алып бирә торган була.Музейдагы яктылык,җылылык.Монда бик тә яхшы мохит.Дәүләтебез тарафыннан бу музейга игътибар зуррак булса искиткеч булыр иде.Музей хезмәткәрләренә шундый матур,эчтәлекле экспозицияләр тудыруларына чиксез зур рәхмәт!Бу музейны һичшиксез үзең барып күрергә кирәк.

  Музейларда йөреп арып киткәннән соң кафега кереп чәйләп чыкканнан соң,килгән килгән Түбән Бәрәскә мәчетен дә күреп китәсебез бик килде.Һәм без шунда юнәлдек.Бу мәчет 1769 нчы елда ук төзелгән бик борынгы мәчет.Әлхәдүлилләһ аны барып күрү һәм анда намаз уку насыйп булды.Мәчетнең янәшәсендә искиткеч матур кое,ә мәчетнең беренче катында музей да бар.Мәчетнең бик мөлаем имамы Рамазан хәзрәт безне бик җылы каршы алды.Мәчетнен тарихы белән таныштырып үтте.Шулай ук музей буйлап экскурсия дә үткәрде.Өлкәннәр көне уңаеннан тәгаенләнгән чарабыз шулай бик күңелле һәм дә нәтиҗәле булды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иске Кишет авылы китапханә мөдире Гөлфия Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X