erid:2VtzquqpS7d
Ишнаратта Яңа ел бәйрәме
Сезнең хатлар

Ишнаратта Яңа ел бәйрәме

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!Сезне чын күңелдэн яңа ел белән котлыйм.Язуымның төп сәбәбе - Арча районы Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Ишнарат авылында 31 декабрь көнне бик күңелле Яңа ел бәйрәме үтте.

Анда төрледэн-төрле уеннар жыр-биюләр белән аралаштырып барылды.Бик зур рәхмәтемне Ишнарат авылы халкына житкерәсем килә. Алар бернинди ярдәмсез, бары тик үз көчләре белән ел саен Яңа елны каршы алалар.Быел авыл урамнарын да бик матур итеп бизәгәннәр.Узеңне район үзәге урамнарында кебек хис итәсең. Авылымда бик тырыш,ярдәмчел халык яши безнең.Мин алар белән бик горурланам.Шуна күрә Ишнарат авылым кешелэренең тырышлыкларын, бердәмлекләрен узебез яратып укый торган газета аша житкерәсем килә иде. Сезгэ чиксез рәхмәтләремне җиткереп калам.

Рәзилә Җиһаншина, Арча
 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев