erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кечкенәдән белсеннәр

​​​​​​​Арча шәһәренең 7нче “Балачак” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аеруча игътибар ителә.

Һәр төркемдә кагыйдәләр, төрле шөгыльләр алып барыла. Бакчабызда юл йөрү куркынычсызлыгы почмагы бар. Балаларга ныклы белем бирү өчен бик күп материал тупланган. Төркемнәрдә балалар өчен төрле-төрле уеннар, макетлар, юл йөрү билгеләре кулланыла.

Балаларга кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шуңа да балалар бакчасында мин төрле чаралар үткәрергә тырышам. Кече яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана, дип әйтер идем.

Шушы уңайдан бездә республикакүләм семинар булып узды. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә мавыктыргыч чаралар күрсәттеләр. Эчтәлекле шигырьләр, җыр-биюләр – барысы да күңелле, эчтәлекле булды. Килгән кунак-лар белән осталык дәресләре дә булды. Республикабызның төрле районнарыннан килгән тәрбиячеләр чыгыш ясадылар.

 “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” буенча Арча районы профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова балалар чыгышына һәм тәрбиячеләр эшчәнлегенә югары бәя бирде. Балаларның алган белемнәре  юлларда имин йөрергә ярдәм итсен иде. Чараны оештыручы хезмәттәшләремә иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Семинарның икенче өлеше Арча педагогика көллиятендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен әзерләнгән махсус остаханәләрдә дәвам итте.

Алисә Ахунова,

Арча 7нче балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X