erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Пөшәңгәрдә маскарад костюмнары бәяләнде

2-нче гыйнвар кичендә авылыбызда Яңа ел бәйрәме булып узды.

2-нче гыйнвар кичендә авылыбызда Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннарга үрелеп барды. Уеннарның ниндие генә юк иде, халык бик актив булды, барысында да теләп катнаштылар. Авылыбыз халкы, яше-карты, баласы-чагасы, кайткан кунакларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр. Өздереп татар, мари көйләренә биеделәр. Җырлаучыларыбызны, уеннарда катнашучыларыбызны халык алкышларга күмде. 
Күп кеше маскарад киемнәреннән киенгән иде, аларны танырлык та түгел. Кыш бабай һәм Кар кызыбыз бәйрәм башыннан ахырына кадәр күңелле кичебезнең бизәге булдылар. Костюмнар арасында иң яхшылары билгеләнде. Барлык актив катнашучыга бүләкләр бирелде. Соңыннан бәйрәм салюты булды. Халык бик кәнәгать булып йортларына таралышты.

Әйтәсем килә, бүләкләребезне авыл халкы үзе хәзерләде, алдан ук җыешып куйдык.
 Безнең авыл бердәм авыл ул. Эшли дә, ял да итә беләбез. Яңа елны күңелле башладык, ел буенча шулай матур дәвам итсә иде. Амин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илүзә Шәвәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X