erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“100 кешегә тулмыйча, концертны башламыйм”

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина хөрмәтенә ул яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йорт диварына истәлек тактасы куелды. Биредә ул Шәүкәт Биктимеров, Празат Исәнбәт, Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичевлар белән “янәшә” тора ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

Вафирә Гыйззәтуллина – озак еллар сәхнәдә балкыган зур йолдыз. Ул якты йолдыз булып янды да кинәт сүнде. Быел аның тууына – 75, вафатына 20 ел булды. Вафирә ханымның гомере 2001 елда шушы көнне котычкыч юл фаҗигасендә өзелде.

Истәлек тактасын ачу тантанасына ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, сәнгать әһелләре җыелды. “20 ел узса да, аның җырлары, тавышы, иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге һәрвакыт милләт күңелендә. Безнең өчен Вафирә Гыйззәтуллина – легендар шәхес. Ул халык дип яшәде, иҗат итте. Истәлек тактасының Рөстәм Яхин, Хәйдәр Бигичевлар янында куелуы аның Татарстан мәдәниятендәге урынын күрсәтә. Бу истәлек билгесе мәңгелек сүнмәс маяк булыр дип ышанасы килә”, - диде Дамир Натфуллин.

Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә: “16 сентябрь – моңсу көн, яраткан әниебезнең киткән көне. Икенче яктан, бу көн истәлек тактасы ачылуы белән шатлыклы. Аллаһка шөкер, булды бу. 11 ел буе көттек. Истәлекле тактаны куюда булышкан Дәүләт Советы депутаты Олег Морозовка һәм аның ярдәмчесенә рәхмәт. Әлеге тактаның авторы – яшь һәм талантлы сынчы Фәнил Вәлиуллин. Ул аны ярты ел ясады. Минемчә, бик матур, затлы, һәм иң мөһиме – әни яратканча, зәвыклы такта килеп чыкты. Әни һәрвакыт халык өчен яшәде. Кая гына барса да – авылда да, чит илдә дә халкын танытты. Ул беркайчан да ярты көченә эшли белмәде, үзен тулысынча иҗатка багышлады”. 

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов: “Вафирә 20 елга якын Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәхнә тотты. Җир шарына таралган татарларның һәрберсенә үзенең җыры белән барды, аларның йөрәгендә яшәде. Ул - катлаулы сәяси елларда каядыр почмакта утырмаган, үзенең җыры белән мәйданга чыккан батыр йөрәкле җырчыларыбызның берсе. Аның фаҗигале төстә китеп баруы бик кызганыч хәл”.

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова: “Вафирә – чын мәгънәсендә сәнгатьле, культуралы, җырлый белә торган, консерватория тәмамлаган иң талантлы җырчыларның берсе иде. Без бик озак еллар дәверендә бергә эшләдек. Концертлардан соң да аерылыша алмыйча сөйләшеп утыра идек. Күңелле чаклар, беркайчан да онытылмаячак еллар. Вафирә – милли җанлы иде. Мәйданга чыгып, халык мәнфәгатен яклады, халык өчен тырышты. Андый кешеләр яшәргә тиеш. Вакытсыз арабыздан китүе бик кызганыч, урыны җәннәттә булсын”.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин: “Вафирә – мине профессиональ эстрадага аяк бастырган, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә үз бригадасына эшкә алган кеше. Без иртә язда, чәчү чәчкәндә чыгып китә идек, урып җыйган вакытта 90шар концерт куеп кайта идек. Соңгы концертыбыз Балтач районы Сасна авылында булды. Яңгырлы көн. Концертка 99 кеше килде. Ни өчен бу сан хәтеремдә? Чөнки Вафирә “100 кешегә тулмыйча, концертны башламыйм” диде. Мин клуб ишек төбендә контрольдә торам, бер аягым эчтә, берсе – урамда. Халык “башлагыз инде”, ди. Мин Вафирә ягына баш бармакны төртеп, “теге башламый бит” дим. Берзаман караңгы урамнан ап-ак каз килә. Килде дә, муенын сузып “кааак” ди. Мин “никак!” дидем. “Кемнең казы бу? Акча түләгез әле, 100гә тулсын инде” дидем. “Аның хуҗасы монда юк”, диделәр. Шушы хәл сәхнәдә искә төшеп көлдерде. Сөйли дә, җырлый да алмадым, эшләп булмый башлады. Вафирә “бар, тынычлан” дип сәхнәдән куып чыгарды. Ә бервакыт Апаста концерт куйдык. Бик эссе көн иде. Клубка килеп төштек. Вафирәнең эчәсе килә. Авыл апалары Вафирәгә яшел чиләк белән сөт алып килде. Вафирә шуны йотлыгып эчә башлады. Шунда бер апа: “Эч, җаный, эч. Бозаудан гына калган иде”, - диде...” 

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров: “Без филармониягә килгән вакытта Вафирә апалар “корифейлар” иде инде. Хәмдүнә апалар белән иртәнгегә кадәр чәйләр эчеп, сөйләшеп утыра идек. Вафирә апа - сәнгатьтә ерып, сөзеп бара торган җырчы иде. Кызганыч, гомере вакытсыз өзелде. Андагы потенциал, дәрт, энергия шаккатмалы иде. Затлылыгы, сөйләме, сәхнәдә үзен тотышы гаҗәеп иде”.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадыйм Нуруллин: “20 ел вакыт узып киткән. Ә героебыз үз урынын үзе яшәгән йорттагы истәлек тактасы белән искә төшерә. Җирдә эшләнгән бер генә яхшылык та тик ятмый, халык хәтере тирән. Олпатларыбызны онытмаганда, халкыбыз да, иҗатыбыз да, динебез дә, телебез дә яшәр, Аллаһ теләсә. Вафирә апа 20, 200, 2000 елдан соң да онытылмасын, халыклар күңелендә яшәсен”.

Истәлек тактасын ачу тантанасы “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99ngat/100-kesheg-tulmyycha-kontsertny-bashlamyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X