erid:2VtzquqpS7d
Актер һәм кинорежиссер Владимир Меньшов үлеменең сәбәбе билгеле булды
Яңалыклар

Актер һәм кинорежиссер Владимир Меньшов үлеменең сәбәбе билгеле булды

Меньшов июнь башында ук үзен начар хис итә башлаган

5 июльдә танылган Россия һәм совет режиссеры, актер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов коронавируслы инфекциядән үлде. Ул 81 яшендә вафат булды. Массакүләм мәгьлүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Меньшовның төгәл диагнозы билгеле булды - ике яклы пневмония һәм сулыш алуның авырлашуы.
Исегезгә төшерәбез, 22 июньдә сценаристны хастаханәгә озатканнар. Меньшовны оператив рәвештә 15 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул биредә 5 июльдә вафат булды.
ММЧ раславынча, режиссер июнь башында ук үзен начар хис иткән, гәрчә коронавируска тест тискәре булса да

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/akter-m-kinorezhisser-vladimir-menshovny-lemene-sbbe-bilgele-buldy


Арча хәбәрләре

Нет комментариев