erid:2VtzquqpS7d
Алабугада дельтаплан белән һәлакәткә очраган кеше Чаллы эшмәкәре булган  ("Интертат")
Яңалыклар

Алабугада дельтаплан белән һәлакәткә очраган кеше Чаллы эшмәкәре булган ("Интертат")

Алабуга районында дельтаплан һәлакәткә очрады. Үлгән очучы – Чаллыдагы «ДельтаАгроСервис» компаниясе җитәкчесе Валерий Маракин булган. Бу турыда Chelny-biz.ru хәбәр итте.

З

Мәрхүм эшмәкәрнең оешмасы «Яңа Юраш» агрофирмасы белән берничә ел хезмәттәшлек иткән. Компания директоры – тәҗрибәле пилот, ул үзе кырларны эшкәртеп йөргән.

Ир-ат үзлектән ясалган оча торган аппаратта була. Якынча белешмә буенча, дельтаплан бүген кырларны гербицидлар белән эшкәртеп йөри. Әлмәт авылы тирәсендә ул егылып төшә. 66 яшьлек пилот урында ук һәлак була.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/bugen-alabugada-deltaplan-belan-halakatka-ocragan-kese-cally-esmakare-bulgan-5853378

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев