erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда бала тапкан өчен бер тапкыр бирелә торган түләүгә гариза кабул ителә

Беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, 50 000 сум түләнә, 29 яшендә өченче баласын тапса 100 мең сум акча каралган. 

Беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, 50 000 сум түләнә, 29 яшендә өченче баласын тапса 100 мең сум акча каралган. 

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен инициативалар кертелде. Авыл әниләренә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннансоң бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңа 50 000 сум түләнә, әгәр ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңа 100 мең сум акча каралган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда беренче бала тапкан 1 331 яшь ана һәм өченче баласы туган 264 хатын-кыз 2019 елның 13 сентябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/17/193720/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X