erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылның игелекле улы

Сүзем “Авылның игелекле улы” исеменә лаек булган авылдашым, Шушмабашның хөрмәткә лаек кешесе Габделхәй абый Кәримов турында

    Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек... Соңгы вакытта әлеге төшенчәләрне оныта башламадыкмы  икән? Ник дигәндә, төрле мәшәкатьләр белән, без якыннарыбызның  хәлен сорарга, бер җылы сүз әйтергә дә өлгерми башладык.

    Ә бит тирә-ягыбызда үз якыннарына гына түгел, бөтенләй чит кешеләргә изгелек кылып яшәүче мәрхәмәтле затлар аз түгел.

     Сүзем “Авылның игелекле улы” исеменә лаек булган авылдашым, Шушмабашның хөрмәткә лаек кешесе Габделхәй абый Кәримов турында. Аның өчен төп нигез – үз йорты гына түгел, ул бөтен авыл. Шулай булмаса, тирә-якны  балкытып  утырган  мәчет  төзүне  үз өстенә алмас иде. Габделхәй абый авылыбызга еш кайта, авылның өлкән буыны белән очраша,

киңәш-табыш итә, һәр ел саен Рамазан аенда  авылның яшен-картын җыеп мәчеттә авыз ачтыра, балалар өчен мәчет лагеры оештыра. Туган ягын ярату хисе, авыл кешеләренә хөрмәтле булу  - аның изге гамәлләрендә чагыла. Авылыбыз зиратын койма белән әйләндереп алу, хастаханә бинасын төзекләндерү,  ашыгыч ярдәм машинасын бүләк итү - барысы да аның игелекле эшләре. Инде дистә елдан артык һәр елны Белем бәйрәмендә Кырлай һәм Шушмабаш урта мәктәпләренең беренче класс укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган укучы сумкалары да тапшыра бит әле ул.

        Авылыбызның Биләңгәр елгасы буйлап берсен-берсе уздырып җырлашып аккан көмеш сулы егермеләп чишмә арасында “Габделхәй чишмәсе” дә бар бит. Иң борынгы чишмәсен  шулай һәркем сокланырлык итеп төзекләндерде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Бүгенге көндә  Габделхәй  Йосыф улы Кәримов “Кырлай” агрофирмасын җитәкли, Дәүләт Советы депутаты.  Олы җанлы, изге күңелле Габделхәй абыйның  фидакарь хезмәте һәркем өчен үрнәк дип уйлыйм. Аңа олы рәхмәтебезне белдереп, киләчәк тормышында сәламәтлек, уңыш тулы матур көннәр телибез.

 

Динарис Таҗетдинов,

 Арча педагогия көллиятенең I курс студенты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X