erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айсылу Габдинова гаиләсендә югалту

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсендә картәнисе үлүе турында язып чыкты. Габдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз ("Ватаным Татарстан",Казан).

 

«Картәнием… Картәниемушкам…
Үзем рульга утырып кайттым машинамда, беренче тапкыр, юлы ай-хай ерак… Ләкин син генә каршы алмыйсың… Уты сүнгән тәрәзәләр, син чыкмыйсың…
Үзәкләр өзелә.
Әлк бит яңа гына мәтрүшкә жыйдык, жиләк булмасмы дип күпме эзләдек, син таптың, әлбәттә, дөньядагы иң тәмле пирожкиларны пешердең.

Бу саубуллашканда, нигәдер, мин сине аеруча нык кочакладым, нәрсәдер сизенгән кебек…

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мине гел сиңа охшагансың диләр иде.. иде…
Әле ышанмыйм, менә-менә күрешербез кебек, тавышың колакта яңгырый.
Ләкин син меңгегә киттең, безне ятим итеп…
Сине ничек яратканымны да әйтеп өлгермәдем биииит!!!! Бик яратам, бик… Күңелем синең яныңда тынычлана иде… иде….
Бер генә юанычым бар- сиңа анда яхшырак hәм тынычрактыр дип үземне юатам…
Балачак бетте…. Авылда өйдә беркем көтми бүтән.
Картәнием, син мәңгегә йөрәгемдә, күңедемдә, яратам!» дип яза ул инстаграм аккаунтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X