erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батыр исеме күпмегә сатыла?

Оештыручылар дөрес юлда, әмма тәрбия эшен кемнән башларга белмәссең: “Манзара” спорт-музыкаль премиясеннән соң көрәш җәмәгатьчелеге кабат умарта күченә таяк тыккандай гөҗләп алды ("Шәһри Казан", Фәрит Салихов).

Көтүдәге пычраклыкта гадәттә бер сыерны гаеплиләр. Бу юлы келәмдәге гаделсезлектә таякның юан башы Муса атлы батыр көрәшчегә төште. Ләкин бу – көрәшебезнең уртак чире.

Кунгур фаразлары чынга ашты

...2017 елның ноябре. Көрәш батырларының Пермь крае Кунгур шәһәрендә Урал кубогы җиңүчеләрен ачыкларга җыелган мәле. Көрәштәш дусларның бергә очраша алу мөмкинлегеннән файдаланып, тарихта беренче тапкыр узачак “Манзара” бәйгесе буенча фикер алышабыз. Без дигәнебез – “Манзара” премиясен оештыручы Айдар Шәймәрданов, булачак ярышларның баш хөкемдары Азат Нурмөхәммәтов һәм мин фәкыйрегез. “Җиңүчегә 100 мең сумнан да ким бирелмәячәк!” – дип әйтеп салды Айдар әфәнде. “Ай-һай мондый зур акчаны келәм артында бүлешеп бетермәсләрме?!” – дип шик белдерде хөкемдарыбыз. Көрәшчеләрне бүләкләүнең төрле юллары хакында фикерләштек ул чакта. Бүлешүгә юл калмасын өчен исемле бүләк булдыру турында да әйтелде. Әмма оештыручыларның йөзенә төкермәсләр, дип өметләндек.

 

 

Дүрт ел элек булган сөйләшү җәй аенда беренче тапкыр уздырылган “Манзара” бәйгесеннән соң кылт итеп кабат искә төште. Баш батыр исеменә төп дәгъвачы Муса Галләмов бил алышудан баш тартканнан соң. Имгәнү сәбәпле, дип аңлатты хөкемдарлар аның әлеге гамәлен. Әмма моңа бик азлар гына ышанды. Күпләр сафында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил әфәнде Шәйхетдинов та булган икән. Мусаның әлеге карары аны мактаулы кунаклар урыныннан торып, сәхнәгә күтәрелергә мәҗбүр итте. Гади генә итеп әйтсәк, ул Мусаны көрәштән качуда һәм кайбер көрәшчеләрне сөйләшеп көрәшүдә гаепләде. Кунгур фаразының “Манзара” келәмендә ачыктан-ачык беренче тапкыр  чынга ашуы иде бу.

Үзләренә туратасы

Татарда: “Ашаган белми, тураган белә”, – дигән еш кулланыла торган әйтем бар. “Манзара” спорт-музыкаль премиясендә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. Әлеге зур призны Ринас Садаров (Чувашия, 85 кг), Булат Мусин (Казан, “Ак Барс” көрәш сарае, 110 кг) һәм Муса Галләмов (Лаеш, 130 кг) кесәсенә салды. Икенче урын яулаучыларга – 40 мең, өченчегә – 30 мең, дүртенче урында калучыларга  20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Баш батыр исеменә лаек булган Булат Мусин  100 мең күләмендә акчалата призга да лаек булды.

Һәр авырлык үлчәвендә 5-6 көрәшче генә булуын исәпкә алсак, кайберәүләр бик җиңел генә айлык хезмәт хакы эшләп кайтып китте “Манзара”дан. Әнә, Мамадыштан Максим Степановка үз авырлыгында 4нче булу өчен келәмгә ике тапкыр чыгып, икесендә дә җиңелү дә “җитеп торды”. Оештыручыларның юмартлыгына исең китәр! Монысы инде: “Көрәштә акча бар мени ул?” – дип сөйләнүче көрәшчеләр колагына. Һәм ни гаҗәп: акча аз булудан зарланып йөрүче көрәшчеләрнең күбесе бу бәйгедә катнашып та тормады. Сәбәпләре төрле. Кемдә ничектер, миндә юләр сорау туа: әллә баш батыр өчен көрәшкә чыкмыйча гына түгел, гомумән, “Манзара”га килмичә дә акча эшләп була микән ул?  

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Яшәргә хакы бар

Ә “Манзара” спорт-музыкаль премиясе сүнеп барган көрәш рухын уятып җибәрергә бер этәргеч булды. Район Сабан туйларында баш батырларны бер келәмгә туплаудан башланган бәйге инде республика чикләрен дә узып китте. Хәзер монда батыр булу өчен Россиянең төрле төбәгеннән көрәшчеләр җыела. Оештыручылар тарафыннан алар өчен бер дигән мөмкинлекләр тудырыла – көрәш бәйгесе үзенә күрә бер тамашага әйләнә. Әле моннан  10-15 еллар элек: “Килер бер көн – “бай абзыйлар” көрәшчеләрне акча түләп бил алыштырыр”, – дисәләр, ышанмаган булыр идек. Инде бүген “Манзара” проекты артында торучыларның әрсезлеге нәтиҗәсендә иганәчеләр дә табыла, келәмдә  бил алышучылар өчен саллы гына призлар да пәйда була.

“Көрәшне шул рәвешле үстерү – замана таләбе!” – дидек келәм җәяр алдыннан. “Кем өчен үстерәбез?” – дигән сорау туды келәмне кире җыеп алган вакытта. “Батыр” исеменә төкереп биргән көрәшчеләр өченме? “Манзара” келәмендә генә туган проблема түгел бу. Тарихының очына чыгуы да кыен. Әнә, соңгы еллардагы Федераль Сабан туйларын гына искә төшерегез. Төп сорау – Президент бүләге булган автомобильне кемгә тапшырырлар? Батыр калу-калмау – анысы икенче мәсьәлә.

...“Манзара” бәйгесендә баш батыр исеме өчен бил алышлар беренче тапкыр кертелде. Бу республиканың төп батыры булу мөмкинлеге иде. Һәм иң мөһиме – аны ел дәвамында синнән берәү дә тартып ала алмый. Батыр калган Булат Мусин бүген шундый горурлык хисләре кичерәдер, дип ышаныйк. Мусаның исә имгәнүе хактыр дип уйлыйк, аңа сәламәтлек телик. Ә күп еллар дәвамында көрәш үсеше өчен бик зур өлеш керткән Хәлил әфәнде бу очракта ялгыша дип өметләник. Менә шул соңгы өч фаразның барысы да чынга ашканда гына көрәшне үстерүчеләр генә түгел, көрәшчеләрнең дә хак юлда булуына инанып булачак.
 

“Манзара” бәйгесе җиңүчеләре:
85 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгы:
1. Ринас Садаров (Чувашия)
2. Фаяз Зарипов (Арча)
3. Раил Сәлахетдинов (Кукмара)
4. Максим Степанов (Мамадыш)

110 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгы:
1. Булат Мусин (Казан, «Ак Барс» көрәш сарае)
2. Руслан Газизуллин (Лаеш)
3. Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы)
4. Илшат Идиатов (Арча)

130 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгы:
1. Муса Галләмов (Лаеш)
2. Руслан Абдуллин (Арча)
3. Ринат Дәүләтшин (Кукмара) 
4.  Константин Морозов (Мамадыш).

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/batyr-iseme-kpmeg-satyla

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X