erid:2VtzquqpS7d
Бер көндә үлемгә китергән ике юл-транспорт һәлакәте
Яңалыклар

Бер көндә үлемгә китергән ике юл-транспорт һәлакәте

Һәлакәт Питрәч һәм Әлки районнарында булган

Кичә, 5 апрельдә, республикада үлем белән тәмамланган ике юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Питрәч районында BMW автомобиле йөртүчесе алда барган машинаны узарга теләп, каршы як полосага чыккан һәм  ВАЗ автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Шулай ук 5 апрельдә Әлки районында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, алда барган машинаны узу максаты белән каршы як полосага чыккан һәм каршыга килүче Мазда автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүчесе дә алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән. Мазда автомобиленең 10 яшьлек пассажиры зыян күргән.

Дәүләт автоинспекциясе барлык кешене юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев