erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Казанда кая барырга була?

Яңа елга багышланган күңел ачу чараларынбарлауны дәвам иттерәбез. Бүген, 3 гыйнварда Казан халкын нинди кызыклар көтә соң?

13 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «КышДаКарФест» фестивале уза. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итә.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы да 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш:

❖ «Крылья Советов» һәм Тинчурин исемендәге паркта «Кыш бабай һәм Кар кызы» дип аталучы бәйрәм программасын күрсәтәчәкләр;
❖ бәйрәм концертын исә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданчык һәм Филармония скверында карап булачак;
❖ 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта бәйрәм чарасы узачак;
❖ бүген 18:00 сәгатьтә «Черек күл» паркындагышугалакта та бәйрәм кичәсе булыр дип көтелә.
Яңа елга багышланган чараларны Казан циркыһәм «Әкият» курчак театрына барып та карарга мөмкин. Тамашалар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанның яшь тамашачы театрларында, Качалов театры, Камал театры һәм Тинчуринтеатрында да балалар өчен махсус спектакльләр күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X