Реклама
Авария Өлге–совхоз "Нырты" автомобиль юлында була ("Хезмәт даны", Кукмара, Эльвира Иванова).
Кукмара районында мәктәп микроавтобусы йөртүчесе юл билгесен игътибарга алмыйча, җиңел машина белән бәрелешә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
26 ноябрь көнне 14.10 сәгатьтә Кукмара районының "Өлге-совхоз "Нырты" автомобиль юлының 10 чакрым+500 метрында авария була. Мәктәп микроавтобусының 65 яшьлек шоферы, икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт иткәндә, "Юл бир" юл билгесе таләбен үтәми һәм 58 яшьлек машина йөртүче идарә иткән "14"ле белән бәрелешә.
Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина юл читенә төшеп китә.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/yukhidi-khbr-it/kukmara-rayonynda-mktp-mikroavtobusy-yrtchese-yul-bilgesen-igtibarga-almyycha-iel-mashina-beln-brelesh
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз