Реклама
Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин коронавируска каршы прививка ясаткан ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
“Гел куркып, шикләнеп, битлек киеп йөрү туйдырды. Үземнең һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен прививка ясатырга булдым. Беренчесен әйбәт кичердем. Ике-өч көн генә бераз хәлсезлек булды, укол ясаган кул сызлап алды. Әмма куркыныч түгел. Ә икенче тапкыр ясаткач, икенче көнне температура 39га кадәр күтәрелде. Аллаһка шөкер, озакка бармады, бер көн генә булды ул. Антитәнчекләрне тикшертмәдем әле, 11 сентябрьдә барырга исәп”, - дип сөйләде безгә Булат Нигъмәтуллин.
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/bulat-nigmtullin-privivka-yasatkan-shiklnep-yrdn-tuydym
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз