erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы Сабан туенда кемнәрне көрәштерәчәкләр? Төп приз билгеле

Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышына керү буенча чикләүләр булмаячак. Абсолют батырга төп бүләк тә билгеле. Маркасы әйтелмәсә дә, аның автомобиль икәне мәгълүм. Көрәш 8 үлчәү авырлыгында узачак ("Шәһри Казан",

 

Бүген Чаллы шәһәренең көрәш үзәге - "Витязь" спорткомплексында Көрәш фестивале узды. 240 яшь көрәшче грек-рим һәм татарча көрәш бәйрәмендә катнаштылар.

Әлеге чарага бу якларның 30лап танылган ветеран көрәшчеләрен дә чакырганнар. Ветераннар катнашында узган сөйләшү барышында быел Чаллыда узачак Сабан туена, кайда яшәвенә карамастан, теләгән бөтен көрәшчене кертергә кирәк дигән фикергә килгәннәр. Көрәш өчен җаваплы җитәкчеләр мәйдан уртасында, ягъни бар халыкның күз алдында җирәбә уздырырга ышандыра. Абсолют батырга төп бүләк тә билгеле. Маркасы әйтелмәсә, аның автомобиль икәне мәгълүм. Көрәш 8 үлчәү авырлыгында узачак. Балалар һәм яшьләр арасындагы көрәш ярышына керү буенча да чикләүләр булмаячак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел Сабан туйларына теләгән һәр көрәшчене кертү идеясен Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе Марат Әхмәтов та җиткергән иде һәм, безгә мәгълүм булганча, шәһәр һәм районнарга шул теләкне җиткергән хатлар да әзерләнгән. Чаллы үрнәк күрсәтте, башка районнарда ничек булыр? Анысын Сабан туйлары күрсәтер.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/chally-saban-tuenda-kemnrne-krshterchklr-tp-priz-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X