erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын "яз" кайчан киләчәк?

Чын «яз» җитүен, ягъни уртача тәүлеклек температураның нуль билгесенә күчүен һәм көннәр җылыта башлавын 20 мартларда көтәргә кирәк.

«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Якшәмбедә көндезге температура +6..+11 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 20 мартларда тәүлеклек уртача температура 0 градус аша үтәчәк, һәм метеорологик яз башлануын билгеләп үтә алачакбыз. Аяз, кояшлы һава торышы сакланачак, төнлә -5-6 градус суык булса, көндез +6..+11 градуска кадәр җылытачак», - диде белгеч.

Аның сүзләренчә, салкын һава торышының болытлы һәм явым-төшемле һава торышына алышынуын да 22-23 мартта көтәргә кирәк.

Шувалов билгеләп үткәнчә, бу атнада Россиянең Европа территориясенең Үзәк өлешендә ялларга кадәр антициклон хакимлек итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Димәк, көн аяз булачак, төнлә һәм көндез температурада көчле үзгәрешләр көтелә. Мондый һава торышы ялларга кадәр сакланачак», - дип искәртте метеоролог.

Элегрәк синоптиклар бу атнада Татарстанда җылытачагы хакында хәбәр иткән иде. 

Чыганак

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/chyn-yaz-kaychan-kilchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X