erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Фарсель бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты”

Язучы, профессор, бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән хушлашырга килүчеләрнең һәммәсе аның турында шулай ди.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булган. Ике айга якын ул Республика клиник хастаханәсендә ята һәм шунда вафат та була. Бүген “Мәрҗани” мәчетендә аны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмне Биектау районы зиратында җирләделәр.  
Фарсель абыйның хатыны Венера апа аның янына ике көнгә бер тапкыр барып йөргән. Үзе ашый алмагач, иттарткычтан ит чыгарып, шуннан шулпа пешереп, трубка ярдәмендә ашата торган булган. 
– 55 көн ятты хастаханәдә. Сөйләшә алмаса да, аңында булды, ишетеп ятты. Җомга көнне баргач, телефоннан “Ясин” сүрәсен укыттым. Температурасы күтәрелгән иде, бер сәгать кулымны маңгаена куеп утырдым. Дүшәмбе киләм, исән-сау бул, дип саубуллаштым. Кичә ашыга-ашыга хастаханәгә барып кердем. Табиб, керми торыгыз әле, ди. Берникадәр вакыттан тагын аның янына кермәкче булам. Аның хәле авыр, керми торыгыз, ди. Андый вакытта ничек кермим инде дип кереп киттем. Күзләре яртылаш йомык иде, бөтен тәне кайнар, сизәм, әкрен генә китеп бара. Фарсель, китәсең бит, бәхилләшик, миңа рәнҗемә, дидем, күзләрен йомдырдым. Соңгы сулышында саубуллашып өлгердем мин аның белән, – дип сөйләде Венера апа. 
Фарсель белән алар ундүрт ел яшәгән. Фарсель абыйны күпләр бакчачы буларак белә, ул беренче чиратта укытучы иде. Казан университетында укытты. Венера апа аның бик төгәл, тынгысыз җан булуын искә алды. 
– Иртәнге җидедә чыгып китә иде, кич соң гына кайта. Аннары лекцияләргә әзерләнә, рецензияләр, китабын яза, шигырьләр дә язарга өлгерә. Бер минут вакытын әрәм итми, төне буе язу белән мәшгуль була иде. Икенче көнне мин китапларын компьютерда җыя идем. Әле тагын радиога да йөри. Анда бәйрәмгә барган кебек бара иде. “Тәртип”, “Болгар” радиоларын, анда эшләүчеләрне бик яратты. Татарстан радиосына барасы булса, иртәнге өчтә торып, биштә, беренче автобуслар йөри башлауга ук чыгып китә, чөнки радио ерак урнашкан. Ул анда эшләүчеләргә кадәр үк алдан барып утыра торган булган. Бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты, аларга файдалы булырга тырышты. Булганына канәгать була белде. Күп авырлыклар күрде. Сәламәтлеге дә булмады. Сырхауханәләргә үзем алып бардым, табибка авыруы турында сөйләгәндә дә югалып кала, аның өчен үзем сөйли идем. Сабыр, тыйнак иде, – ди Венера апа мәрхүм ире турында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/farsel-bik-tyngysyz-an-ide-berkaychan-da-ze-chen-yashmde-keshelrg-yardm-itrg-ashykty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X