erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать итте

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәптә татар булып язылырга өндәде

«Хөрмәтле милләттәшләр, ил буенча халык санын алу бара. Бу чара без - татарлар өчен аеруча мөһим, чөнки халкыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә яши. Татарларның Россиядә сан буенча икенче урынны саклап калуы синнән, миннән — барчабыздан да тора.

Минем балачагым Акташ авылында үтте, рус мәктәбендә белем алдым, рус малайлары белән уйнадым, аралашу нигездә рус телендә иде. Татар әдәби телен максатчан рәвештә мин Дәүләт Советы рәисе булып сайлангач өйрәндем. Депутат, язучыларыбызның китапларын укып, алар белән бәхәсләшеп, фикер алышып. Бу аралашулар миңа татарның дөнья тарихында тоткан ролен һәм безнең алда торган максатларны тирәнрәк аңларга ярдәм итте», — ди Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, тамырларыбызда татар каны агуын, геннарда хәтер саклануын әйтте ул. Ватандашларны җанисәптә татар дип язылырга чакырды. Халкыбызның киләчәге үзебезнең кулларда булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X